tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсе татарлары хәйриячелек белән шөгыльләнә
Түбән Новгород өлкәсе татарлары хәйриячелек белән шөгыльләнә

Түбән Новгород өлкәсе татарлары хәйриячелек белән шөгыльләнә

Иганәчелек турында бик күп яхшы сүзләр әйтелде инде, әмма 2021 елның соңгы айларында безнең балалар йортына ярдәм күрсәткән барлык спонсорларга, шәхси эшмәкәрләргә, ирекле ярдәмчеләргә һәм волонтерларга ярдәмнәре һәм битараф булмаганнары, мәрхәмәтлелекләре һәм шәфкатьлелекләре өчен тагын бер тапкыр зур рәхмәт белдерәсем килә.

Яңа ел – көтеп алынган, иң матур, якты бәйрәм һәм, әлбәттә инде, иң изге теләкләрнең тормышка ашуына ышаныч. Яңа ел алдыннан һәрбер тәрбияләнүчебез Кыш бабайга үз хыяллары турында хат язды.

Балаларны якынлашып килүче Яңа, 2022 ел белән Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы җирле үзидарә башлыгы Ринат Җәләлов, өлкә татарла­ры конгрессы рәисе урынбасары Гөлнара Абдуллина һәм Сергач районара прокуратурасы прокуро­ры Александр Грищенков котлады­лар һәм һәр баланың теләген үтәп, Кыш бабай белән Кар кызы уенчы­клар, татлы бүләкләр өләште.

Пашаттан Фәхретдиновлар гаиләсе, Уразавылдан Эльмира Каюмова, Лилия һәм Нурсәнә Нәвретдиновалар, Алсу Измай­лова, Раил Хөсәенов, Рамис Сә­лахетдинов, Фаилә Хөсәенова, Айша Ходайбердина, Семочки­дан Наилә Камалетдинова һәм Гүзәл Алимова, Актуктан Самәт Фәттахов, Өчкүлдән Фәннур Аб­бясов һәм Фәнис Ганиев, Чулпан Назирова, Алсу Хөсәенова, Ян­давишчадан Равил Кутдюсов, Мәскәү шәһәреннән Гүзәл Абдул­бариева, Рузалия Билалова, Азим Абулазизов һәм Артур Эминаго­ров, Зур Рбишчадан Ринат Сат­динов, Кече Рбишчадан Руслан һәм Эльвира Аймалетдиновлар, М. Бедретдинова, Алсу Алимова, Шөбиледән Эльвира, Алсу һәм Румия Невмятуллиналар, Суык­судан Рамил Хәмидуллин, Яңа Мочалидан Рәмис һәм Айсылу Юнисовлар, Түбән Новгородтан Динар һәм Наил Садековлар, Се­мочки мәчете мәхәлләсе балалар­ны татлы яңа ел бүләкләре белән сөендерделәр.

Суыксулылар Илгиз Сибгатул­лин балаларга уен бүлмәсе өчен келәмнәр, канцтоварлар, яңа ел бүләкләре китерде, Равил Има­метдинов, Рамил һәм Рафаэль Хөсәеновлар, Нияз Абидуллин һәм Гаяз Хәйретдинов балаларга искиткеч уенчыклар: пульт белән идарә ителүче машиналар, роботлар һәм кызлар өчен коляскалы курчаклар бүләк иттеләр. Красный Островтан Римма Хәмзина аяк киемнәре куяр өчен ике җайланма алып килгән иде.

«Россети Центр и Приволжье» ак­ционерлык җәмгыятенең филиалы булган «Нижновэнерго» вәкилләре балаларыбызны тәм-томнар, уен­чыклар, сенсор бүлмәсе өчен кәнәфи (кресло) белән куандыр­дылар.

Мәскәүдә яшәүче Дамир һәм Аль­бина Гатауллиннар (Кочко-Пожар) балалар өчен телевизор сатып алганнар. Башкалада яшәүче Рөстәм дә ел саен безгә ярдәм итә, бу юлы ул балалар өчен җылы шапкалар һәм бияләйләр, өстәл футболы, тәм-томнар, кер юу по­рошогы китерде. Кечербишчалы Ринат Абдюшев душ бүлмәсенә ишек урнаштыруда булышты.

«Чернухинский» СПКсы рәисе Алексей Васильевич Быков спорт киемнәре һәм татлы бүләкләр тап­шырды, Атяравылдан Алсу Хәмзи­на учреждениебез өчен җитәрлек күләмдә кирәкле дарулар сатып алды, Кече Рбишчада яшәүчеләр тарафыннан тәрбияләнүчеләр өчен Туңдырма бәйрәме оешты­рылды.

Өлкә мөселманнары Диния нәзарәтеннән килгән Фәнис хәзрәт Сә­лахетдинов белән Ринат Үмәров та искиткеч бүләкләр: суыткыч, ноутбук һәм принтер алып килгәннәр иде.

Зур Рбишча авылыннан даими ярдәмчебез Илдар Асмятуллин яңа душ кабинасы бүләк итте.

Мәскәү шәһәреннән Эмиль Бәдретдинов һәм Әхмәт Ситдый­ковтан телевизор, өстәл уеннары, кием-салым һәм аяк киемнәре, уен­чыклар, чыршы бизәү әйберләре һәм татлы бүләкләр төягән ГАЗель машинасы килде.

Түбән Новгород шәһәре Әтиләр советына да спонсорлык ярдәмнәре өчен зур рәхмәт.

Александр Борисович Опары­чев (Суыксу – Мәскәү) безнең учреждениегә даими ярдәм күрсәтә. Авырган балалар өчен мөһим даруларны ул тиз арада та­быштырып бирде.

Суыксудан булган мәрхәмәтле ярдәмчебез Надир Хөсәенов (Мәскәү) һәр тәрбияләнүчегә уен­чык һәм татлы бүләкләр – йомшак уенчыклар, пульт идарәле паровоз, кызларга курчаклар тапшырды.

Абдулхай Юсипов, һәрвакыт-тагыча, туган көннәрен билгеләп үтүчеләр өчен 8 январьда кече-рбишчалылар ярдәме белән бик күңелле һәм тәмле бәйрәм оешты­рырга булышты.

«Нижегородский» хәйрия фонды учреждениебезгә искиткеч спорт тренажеры һәм кухня өчен тутык­мый торган тимердән эшләнгән ике өстәл бүләк итте.

Наил Шакиров (Мәдәнә – Мәскәү) җитәкчелегендә «Подари любовь детям” төркеме безнең балаларга һәрчак зур игътибар һәм хөрмәт белән карый. Бу юлы алар безне дару, кием-салым, аяк киемнәре һәм татлы бүләкләр белән тәэмин иттеләр.

Безнең үзәк исеменнән учреждениебезгә һәм тәрбияләнүчеләребезгә ярдәм иткән һәр-берегезгә тырышлыгыгыз һәм сарыф ителгән вакытыгыз өчен ихла­стан рәхмәт белдерәбез. Тирә-ягыбызда сезнең кебек игелекле һәм шәфкатьле кешеләр булуы күңелле. Сезгә беркайчан да авыр­лыклар кичерергә язмасын, исән-имин булып, тормышның һәр көненә сөенеп яшәгез!

Татьяна МИГУНОВА,

К.Октябрь районы социаль-тернәкләндерү үзәге директоры.

Салган.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*