tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Хозур» нәшрият йорты «Бәллүр каләм» бәйгесендә җиңү яулады
«Хозур» нәшрият йорты «Бәллүр каләм» бәйгесендә җиңү яулады

«Хозур» нәшрият йорты «Бәллүр каләм» бәйгесендә җиңү яулады

Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йорты Татарстан Республикасының журналистика һәм массакүләм медиа өлкәсендә XXVII “Бәллүр каләм” бәйгесендә җиңүчеләрнең берсе булды. Ул “Мультимедияле редакция” номинациясендә премия яулады.

“Хозур” нәшрият йорты – Россиянең зур мөселман медиа холдингларының берсе, ул берничә өстенлекле юнәлеш буенча эшли. Нәшрият йортының идеологик нигезендә илебездә күп гасырлар дәвамында формалашкан, Татарстан һәм Россия мөселманнарына хас булган традицияләр ята. 2023нче елда “Хозур” медиапроектлары 50 миллионга якын тамашачыны, тыңлаучыларны һәм укучыларны җәлеп итте.

Ел саен үткәрелә торган “Бәллүр каләм” бәйгесен “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге төбәк иҗтимагый оешмасы оештыра. Конкурсның максаты – журналистларның һөнәри үсешенә ярдәм итү, аудиториянең журналистларның сүзенә ышанычын ныгыту, Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларын үстерү. Конкурсның бурычы – календарь ел дәвамында медиа өлкәсе үсешенә йогынты ясаган журналистларны һәм массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләрен ачыклау һәм бүләкләү.

2013нче елда эшли башлаган “Хозур” нәшрият йорты мәгърифәтчелек, экстремизм һәм террорчылыкны кисәтү, китаплар нәшер итү, мөселман медиа ресурсларын эшләтеп җибәрү, мөселман дини әдәбиятын экспертизалау, татар дини мирасын саклау һәм популярлаштыру, дини һәм тарихи әдәбиятны бастыру, Россия мөселманнары өчен традицион кыйммәтләрне алга сөрү, пиар-кампанияләр үткәрү, “Россия – ислам дөньясы” стратегик караш төркеменә мәгълүмати ярдәм күрсәтү кебек юнәлешләрдә эшли.

Нәшрият йорты оешканнан бирле, 300дән артык исемдәге китап әзерләнеп нәшер ителде, аларның гомуми тиражы 1 млн. данә тәшкил итә, вакытлы матбугатның (газеталар, журнал) тиражы 1,2 млн. данәдән артып китте. Islam-Today.ru сайтын тәүлегенә уртача 65 000-70 000 кеше укый. Ул бүгенге көндә Россиядә һәм БДБ илләрендә иң күп укыла торган мөселман сайты. Terrora-net.ru адресында “Ислам террорга каршы” мәгълүмати-белешмә сайты эшли. Социаль челтәрләрдә “Хозур” нәшрият йорты абонентларының гомуми саны 2 миллионнан артып китә.

“Хозур ТВ” беренче мөселман телеканалы 2018нче елның 1нче мартыннан Россиянең 20дән артык төбәгендәге кабельле челтәрләрдә һәм интернетта күрсәтә башлады. YouTube сервисындагы контентны карау 210 миллионнан артып китте. 2021-2022нче елларда “Хозур ТВ” базасында тулы метражлы “Ибн Фадлан” документаль-нәфис фильмы төшерелде.

“Азан” Интернет-радиосы (azan.fm) татар телендә тапшырулар алып бара, 10 000нән артык чыгарылыш өчен программалар эшләнгән. Darul-Kutub.com онлайн китапханәсендә 1537 борынгы китап һәм кулъязма сканерланган. Сайттагы китапларның гомуми саны 1855 том тәшкил итә.

Белем бирү платформалары булдырылган: medrese.tatar адресы буенча урнашкан татар һәм рус телләрендә эшләүче онлайн-мәдрәсәләр (2 ел эчендә сайтны караучылар саны 100 000 кешедән артып киткән), татар телен башлап өйрәнүчеләр өчен “Без-татарлар” онлайн курсы (beztatarlar.ru) бар. Шулай ук IOS һәм Android өчен мобиль кушымталар эшләнгән: “Хузур ТВ”, “Азан” радиосы, “Время намаза для городов России”, “Намаз вакытлары”, “Халяль гид”, онлайн-мәдрәсә.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*