“Хозур” нәшрият йорты танылган татар дин галимнәре Ризаэтдин Фәхретдин һәм Муса Бигиевның хезмәтләрен иске татар теленнән гарәп теленә тәрҗемә итеп бастырып чыгарды. Коръәннең “Казан басмасы” белән бәйле әлеге бәһасез чыганаклар XX гасыр башында Казанда иске имляда дөнья күргән булган. Хәзер алар белән гарәп телле укучылар һәм мөселман дөньясы фән эшлеклеләре дә таныша алачак.
Ризаэтдин Фәхретдиннең “Коръән вә табагат” хезмәте Россиядә Коръән бастыру тарихына багышланган һәм анда Диния нәзарәтләре архивларыннан бу темага багышланган күпләгән документлар китерелә.
Икенче хезмәт – Муса Бигиевнең “Тәсхыйх рәсм әл-хатт” хезмәте. Ул мөселманнар тарафыннан типография ысулы белән бастырылган беренче Коръән – “Казан басмасы”на багышланган. Китапның башында шул чор галимнәре арасында Коръән бастырганда “Рәсм Госмани”ны куллануны кирәклеге хакында бәхәс китерелә. Әйтергә кирәк, “Казан басмасы”ның типографик шрифтын ислам дөньясы бик яратып кабул итә, шуңа күрә ул бөтен Җир шары буйлап тарала. Әмма хаталар булу сәбәпле, Муса Бигиев һәм башка зур галимнәр басманы камилләштерергә хыяллана, 1909нчы елда Казанда бу уңайдан фикер алышу өчен 300-гә якын дин галиме җыела. Алар арасында Муса Бигиев, Әхмәтһади Максуди, Шәйхелислам Хәмиди кебек зур галимнәр була. Бу хакта иске имляда язылган “Тәсхыйх рәсм әл-хатт” китабыннан укып була. Галимнәр беренче җыелуда гына мәсьәләне хәл итеп бетерә алмый һәм азрак состав белән тагын бер атнадан җыела. Сөйләшүнең нәтиҗәсе буларак, бер комиссия оеша – “Казан басмасы”нда төзәтергә кирәк булган 57 урын табыла. Болар барысы да Муса Бигиевның китабында телгә алынган.
Китапларны “Хозур” нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм җир йөзенең теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин.