tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарча язарга сәләтле балалар «Глаголица» әдәби бәйгесендә планшет ота ала
Татарча язарга сәләтле балалар «Глаголица» әдәби бәйгесендә планшет ота ала

Татарча язарга сәләтле балалар «Глаголица» әдәби бәйгесендә планшет ота ала

Татарча шигырьләр һәм хикәяләр язарга сәләтле 10-17 яшьлек балалар «Глаголица» халыкара әдәби бәйгесендә планшет ота ала.

«2014 елда Казанда оешып киткән «Глаголица» премиясе төбәк бәйгесеннән халыкара дәрәҗәгә үсте. Хәзер бәйгегә Россиянең бөтен төбәкләреннән һәм 30 илдән эшләр килә», – диде «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Глаголица» премиясе җитәкчесе Гөлшат Вәлиева.

Гөлшат Вәлиева сүзләренчә, быел финалга 130 автор чыгачак. Алар Казанда 5 көнлек әдәби аланда, Казан буенча экскурсиядә катнашачак, Татарстан халыкларының мәдәнияте, традицияләре белән танышачак, күренекле язучылардан дәресләр алачак. Болар бөтенесе бушлай. Җиңүчеләргә планшет тапшырыла.

Әдәби бәйге 10-17 яшьлек балалар арасында үткәрелә. Номинацияләр 10-13 һәм 14-17 яшьләргә бүленгән, ягъни бала һәр номинация буенча якынча үз яшьтәшләре белән ярыша.

Бәйгенең түбәндәге номинацияләре бар:

Татар телендә проза (10-13 һәм 14-17 яшьләр);
Татар телендә поэзия (10-13 һәм 14-17 яшьләр);
Рус телендә проза (10-13 һәм 14-17 яшьләр);
Рус телендә поэзия (10-13 һәм 14-17 яшьләр);
Эссе язу (14-17 яшьләр);
Инглиз теленнән рус теленә әдәби тәрҗемә (14-17 яшьләр);
«НеФормат» – комикслар, пьесалар, сценарийлар һәм башка жанрлар (14-17 яшьләр);
Чит илләрдә яшәүчеләрдән рус телендә язылган әсәрләр (10-13 һәм 14-17 яшьләр).
Эшләр 11 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Финал этабы 16-21 ноябрьдә Казанда әдәби алан форматында үтәчәк. Оештыручылар сүзләренчә, 130 финалист өчен юлламалар бушлай булачак. Тулырак мәгълүмат белән бәйгенең сайтында танышырга мөмкин.

Бәйгенең жюри әгъзасы, шагыйрь Рифат Сәлах соңгы елларда татарча шигырьләр һәм хикәяләр юллаучылар кимүен белдерде. «Татар теле һәм әдәбияты укытучылары бу бәйге турында белеп бетерми дигән фикергә килдем. Аларга бу мәгълүматны җиткереп, татар телендә иҗат итәргә сәләтле балаларны күбрәк җәлеп итәсе иде. Гадәттә, мәктәп яшендәге бала шедевр язмый. Әгәр аның әдәби сәләте бар икән, бәйгедә катнашып карасын. Бәлки, ул шушында ачылып китәр», – диде Рифат Сәлах «Татар-информ» хәбәрчесенә.

2016 елда «Глаголица» премиясенең гран-при иясе булган Рәфидә Галимҗанова иҗади үсешенә нәкъ шушы бәйге этәргеч ясаганын әйтте. «Татар теле укытучысы тәкъдиме белән «Глаголица»да катнашырга булдым. Мин монда беренче мәртәбә күренекле шагыйрьләрне күрдем, Роберт Миңнуллин, Рифат Сәлах, Рөстәм Галиуллин кебек язучылардан дәресләр алдым. Бу бәйге миңа матбугатка чыгарга да мөмкинлек бирде. «Глаголица»га юллаган «Тәүбә» исемле хикәям «Ялкын»да басылды», – диде Рәфидә Галимҗанова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Рәфидә Галимҗанова бүгенге көндә дә хикәяләр иҗат итә, «Идел» яшьләр журналында хезмәт куя.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*