tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хуҗа Насретдин, Биктимер, Король Лир, Мисбах хаҗи…
Хуҗа Насретдин, Биктимер, Король Лир, Мисбах хаҗи…

Хуҗа Насретдин, Биктимер, Король Лир, Мисбах хаҗи…

Оренбург өлкәсенең Мостафа авылын күбебез Муса Җәлилнең туган авылы буларак беләбез, әмма биредә татар халкының тагын бер легендар шәхесе, театр сәнгатенең кабатланмас йолдызы Хәлил Гали улы Әбҗәлилов та туа. Искәртеп шуны да әйтәсем килә, Муса Җәлил белән Хәлил Әбҗәлилов якын туганнар булалар.

Шәриф Камал: “Яшь артист Хәлилнең киләчәгенә ышанабыз”

Актёр, режиссёр, педагог, ТАССРның, РСФСРның, СССРның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Хәлил Гали улы Әбҗәлилов 1896 елның 29 сентябрендә Гали абый белән Фатыйма апа гаиләсендә дөньяга килә. Гали абзый бик булдыклы балта остасы була. 1905 елда Әбҗәлиловлар гаиләсе Оренбургка күченеп китәләр. Бу китүнең сәбәбе 1905 елдагы корылык була. Оренбургта беренче тапкыр цирк артистларын күргәч кечкенә Хәлил дә артист булам дигән хыял белән яши башлый.

1914 елда Хәлил Әбҗәлилов Беренче бөтендөнья сугышына китеп бара. Сугышчан батырлыклары өчен  ул Георгиевский хачы һәм медале белән бүләкләнә. 1916 елда булачак артистка ядрә тиеп иңбашы яралана, госпитальдән терелеп чыкканда аның  уң кулы яртылаш кына  күтәрелә торган булып кала. Шуннан соң инде Хәлил Әбҗәлиловны кире туган ягына кайтарып җибәрәләр.

Артист булам дигән хыял аңа тынгылык бирми, ул Оренбургның «Ширкәт» труппасына килеп, артист итеп алуларын сорый. Бу вакытта «Ширкәт» труппасының режиссеры Вәли Мортаза-Иманский була. Режиссер аңа «Казанга сәяхәт» әсәрендә Идрис ролен бирә. Ләкин сәхнәгә чыккач Хәлил ага шулхәтле каушый, хәтта ике сүзне кушып та әйтә алмый.  Спектакль беткәч, Мортаза-Иманский аңа: «Синнән артист чыкмый, син безгә сәхнә корырга булышырсың, бүтән эштә ярдәм итәрсең», ди. Хәлил абый бу вакыйганы шул хәтле авыр кичерә ки, үз-үзенә: “Ничек кенә булса да барыбер артист булачакмын”, – дип ант итә.

Инде соңрак бу вакыйга онытылгач Хәлил Әбҗәлиловка Владимир Соловьевның «На пороге к делу» әсәрендә старшина Буравин ролен биреп карыйлар. Бу юлы артист сәхнәгә чыккач югалып калмый, ролен әйбәт кенә башкара. Спектакль беткәч, күзлекле бер кеше сәхнәгә менеп, «Хөрмәтле тамашачылар, без бүген сәхнәдә беренче мәртәбә күргән яшь артист Хәлилнең киләчәгенә ышанабыз, аңа зур өметләр баглыйбыз, театрда үз юлын табар дип уйлыйбыз». – ди. Бу сүзләрне әйтүче – халкыбызның танылган язучысы Шәриф Камал була.

Гражданнар сугышы елларында Хәлил Әбҗәлилов фронт театр бригадаларында эшли. Революция биргән иректән файдаланып аның тырышлыгы белән Оренбургта «Шәрык театры» дигән беренче татар стационар театры ачыла. Кызганычка каршы гөрләп эшләп киткән театр 1921 елгы ачлык вакытында таркала. Артистлар ризык эзләп төрлесе төрле якка таралалар. Революция вакытындагы казанышларын һәм тырышлыгын исәпкә алып, Хәлил Әбҗәлиловны Төркестанга. 1920–1922 елларда ул Бохара һәм Хива шәһәрләрендә үзбәк театрларын оештыруда катнаша.

Тарихта шунысы да билгеле, Хәлил Әбҗәлилов үзбәк халкының талантлы балаларын җыеп, Мәскәүгә укырга җибәрә. Ләкин булачак яшь артистларны юлда басмачылар суга батырып үтерәләр.

1923-1924 елларда артист Әстерханның татар драма театрында да эшләп ала.

Хәлил Әбҗәлилов кино артисты

1924-1928 елларда Хәлил Әбҗәлилов Бохара киностудиясендә татар артистларыннан беренче булып кинога төшкән кеше булуын да онытмаска кирәк. Сүз әлбәттә тавышсыз кино турында бара. Аның беренче роле «Үлем манарасы»нда атаман Кырбашый була, соңыннан  – «Икенче хатын», «Хакимият кем кулында?» киноларында төшә. Ә инде «Рәвәт шакаллары»ндагы Нәби бай роле белән ул бөтен союз тамашачысы алдында дан казана. Аны мактап, Мәскәү басмаларында да язып чыгалар.

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты  Әзһәр Шакиров әлеге фильмга бәйле Хәлил аганың бер истәлеге турында язып чыккан иде.

“Үзе сөйләгән бер кызык хәл искә төште. «Рәвәт шакаллары»нда шундый бер күренеш бар, мулла бөтен халык алдында егет белән кызга никах укырга тиеш була. Күз алдына китерегез, 1924 елда үзбәк халкы ничек инде кинога төшсен, бөтен кеше, җаныбыз сурәттә кала дип, Аллаһы Тәгаләдән куркып, качып бетә. Шунда милиция, солдатлар халыкны бик нык куркытып (ягъни, төшмәсәгез, зинданга ябабыз, малларыгызны алабыз), акча биреп, кинога төшәргә мәҗбүр итә. Мулладан, матур, яңа киемнәр кидереп, чын никах укыталар. Ул вакытта телсез кино, тавыш язылмый. Төшереп бетергәч, муллага киемнәрен салып бирергә кушалар. Ләкин мулла киемнәрне бирми, никах укыган өчен ул миңа бүләк, аның йоласы шул, ди. Режиссер түзми, мулланың өстендәге киемнәрен салдырып ташлый. Шулвакыт бөтен халык, муллабызны талыйлар, дип, режиссерга, артистларга ташлана. Халык кычкыра, ишәкләр акыра. Әйтерсең лә дөнья купкан, артистлар көчкә качып котыла. Менә шул хакта Хәлил абый бик кызык итеп сөйли иде”.

Хуҗа Насретдин, Биктимер, Король Лир, Мисбах хаҗи…

1928 елда Хәлил Әбҗәлилов Казанга Татар академия театрына эшкә кайта һәм гомере буе шул театрга тугъры кала. Кайткан шәпкә бөтен Союзга танылган артист өчен 170 сумлык хезмәт хакы билгелиләр. Ләкин икенче сезонга “Синең кебек артистлар театрда күп” дип, аның хезмәт хакын 40 сумга калдыралар. Хәлил Әбҗәлилов барысына да түзә, театр сәхнәсендә аның берсеннән-берсе төрле, кабатланмас образлары туа.

1941-1953 елларда ул  Бөтенроссия театр берләшмәсенең татар бүлеге идарәсе рәисе, 1947-1959 елларда ТАССРның Югары Советы депутаты булып тора.

Хәлил Әбҗәлилов яшьләргә бик хәерхаһлы булган. Щепкин исемендәге Мәскәү дәүләт театр училищесына татар яшьләрен җибәрүдә дә аның өлеше зур. Сүз әлбәттә 1956-1961 елларда белем алган «щепкинчылар» төркеме турында бара.

“1957 елда Мәскәүдә  Татарстанның сәнгать  һәм әдәбият декадасы узды. Менә шул вакытта мин үзебезнең академия театрының бөек спектакльләрен күрдем. Без бер ел эчендә Щепкин училищесында укыганда Мәскәүнең Малый театр, МХАТ спектакльләрен, зур артистларын күрергә өлгергән идек. Минем чагыштырырга көчем бар, аңлый идем әзрәк. Бу артистлар Мәскәү артистларына бирешми торган һәм хәтта күпчелек очракта әйбәтрәк булган артистлар иде. Һәм менә шушылар арасында да нур булып, бөтенесеннән өстен булып  Хәлил әкә Әбҗәлилов аерылып, гүзәл булып тора иде.

Беренче мәртәбә анда Хуҗа Насретдинны күргәннән соң  аптырап калдым, ничек шушылай итеп уйнарга мөмкин, аның бөтен уйлары, бөтен фикерләре, бөтен борылышы, үзен-үзе тотышы һәммәсе аның уйланылган, эшләнгән иде. Менә ул – Хәлил Әбҗәлилов. Икенче көнне трагик образ, Биктимер роле. Таҗи Гыйззәтнең “Ташкыннар” спектаклендә. Ул шул кадәр трагик образ, мин аны елап-елап карый идем.  Аннары Король Лир, бөтенләй башка образ, бөтенләй башка дөнья.

Безнең художество җитәкчесе Михил Николаевич Гладков, ул безне биш ел укытты, менә ул да әлеге декада вакытында спектакльләрне караган. Ул безгә әйтә иде, “балалар, сез талантлы артистлар, талантлы егетләр-кызлар, ләкин сезгә бик нык тырышырга туры киләчәк, чөнки сездә бөек артистлар эшли”. Хөсәен Уразиков, Фоат Халитов, Габдулла Шамуков, менә шушылар арасында да Хәлил әкә аерылып тора иде. Гомумән, ул бит артист кына түгел, ул җәмәгать эшлеклесе дә, шул ук вакытта ул безне укырга җибәрүче кеше дә. Ул театр өчен борчыла иде, аның яшьләр кайчан килерләр икән, талантлы яшьләр килсеннәр иде, театр яшәсен иде, театрда әйбәт спектакльләр булсын иде дип бик ныка тырыша иде. Безне Мәскәүгә җыеп җибәрүче дә ул иде, соңыннан да ул безнең янга килеп, хәлләребезне сорашып, өзекләрне карап, кайбер чакларда бераз тамакны да туйдырып китә иде. Шушындый бөек актер иде ул, Хәлил әкә”, – дип искә ала ул чорлар турында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, СССРның дәүләт, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре иясе Ринат Таҗетдинов.

Өстәп шуны да әйтергә кирәк, Хәлил Әбҗәлиловның Татарстанның Мәдәният  министрлыгына, обкомга кереп, Мәскәүдә укучы яшьләргә бераз акча җибәрегез дип йөрүләре дә мәгълүм. Бу данлыклы группаның Татарстанга кайтуында да, бөтенесенең Камал театрына урнашуларында да Хәлил Әбҗәлиловның тырышлыгы бик зур була.

Ул чор турында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әзһәр Шакиров болай сөйли: Без, беренче курс студентлары, К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл», Н.Исәнбәтнең «Хужа Насретдин», В.Шекспирның «Король Лир» әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә күмәк сәхнәләрдә катнаштык. Шуңа күрә миңа Хәлил абыйны сәхнәдә күрергә насыйп булды. Хәлил абыйның Хуҗа Насретдин ролендә ничек уйнаганын гомеремдә дә онытасым юк. Мәскәүдә «Хуҗа Насретдин» спектаклен тамашачының ничек кабул иткәнен күрсәгез икән! Татар артисты, татар театры белән милләттәшләребез шулхәтле горурланды, бу спектакльне татар театрының бәйрәме итеп кабул итте.

В.Шекспирның «Король Лир»ын  миңа сәхнә артыннан карарга туры килде. Хәлил абыйдан сез ничек Король Лир роле өстендә эшләдегез, дип сорыйлар. Хәлил абый әйтә: «Мин дөньядагы 26 артистның Лирны ничек уйнаганын өйрәндем, шуннан соң сүз бирдем: минем үз Лирым булачак, ул – татар Лиры!» Татар халкының борынгы тарихында да андый вакытлар булган бит. Шуна күрә Хәлил абыйны Англия короле дип кенә кабул итмисең. Бу – артистның уйнаган ролен үз тамашачысына якынайтырга тырышуыннан да килә. Әгәр син уйнаган роль татар тамашачысына тәэсир итми икән, ул спектакль юк дигән сүз! Хәлил абый Лир ролендә, әлбәттә, кеше язмышын ачып бирде.

Мин санап киткән рольләрне уйнаганда Хәлил абый Әбҗәлиловның артистлык сәнгате чәчәк аткан чагы иде. Бу рольләрне уйный башлаганда аңа 40-45 яшьләр булса, мин күргәндә 60 тан өстә иде. Бу инде акылның җиңгән чагы, безнең эштә исә иң кирәк әйбер – акыл, талантың булып акылың булмаса, мондый бөеклеккә күтәрелә алмыйсың, – ди Әзһәр Шакиров.

Инде өстәп шуны да әйтәсе килә, Мәскәүдә узган  1957 елдагы Татар әдәбияты һәм сәнгате ункөнлегендә Академия театры гаять зур уңыш белән гастрольләр ясый. Театр илнең югары бүләге — Ленин орденыны белән бүләкләнә, ә Хәлил Әбҗәлиловка СССРның халык артисты  исеме бирелә. 1958 елда Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектаклендә капиталларын югалткан миллионер Мисбах хаҗи роле өчен Хәлил абыйга Габдулла Тукай премиясенә лаек дип табыла.

Әбҗәлиловның сәхнә тормышы гөрләп барса да, гаилә тормышы мактанырлык булмый. Булачак хатыны белән алар Самарада танышалар. Хәлил – буйдак егет, ә Хәдичә ирдә була. Сигез елдан соң алар кабат Казанда очрашалар. Хәдичәнең ире үлә, ул Казанга кайта. Озакламый Хәлил Әбҗәлилов белән Хәдичә өйләнешәләр. Кызганычка каршы аларның балалары булмый. Сеңелләренең улын тәрбиягә алган булалар, ул да үлә.

Хәлил Әбҗәлилов соңгы көннәренә кадәр театрга хезмәт итә.  1963 елның 18 мартында Казанда вафат була. Артист Яңа Татар Бистәсенең Татар зиратында җирләнә. Бүгенне көндә Казан шәһәрендә Әбҗәлилов исемен йөртүче урам бар. Соңгы елларда татар артистларының тормыш һәм иҗат юллары турында  шактый гына китаплар күренә башлады, әмма кызганычка каршыХәлил абый турында соңгы тапкыр кечкенә генә китапчык  1984 елда Халит Кумысников тарафыннан язылган һәм шуннан бирле легендар артист турында бернәрсә дә басылганы юк.

Булат Ибраһимов,
“Татарлар” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*