Сарман районы аграр көллиятендә «Ак калфак» оешмасы «Татар халык ашлары пешерү» буенча укучы- студентларга мастер-класс үткәрүне оештырды. «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының актив әгъзасы, аграр көллиятнең повар-технологлар әзерләү буенча мастеры Дания Гайнетдинова яшь кызлар- булачак әниләр, хуҗабикәләргә татар халык ашлары пешерүнен серләрен төшендерде
Хәләл иттән өчпочмак, гөбәдия әзерләү буенча мастер-класс күрсәтте.
Киләчәгебезнен, милләтебезнең кызлары уңган булырга, ә өстәлләре милли аш-судан сыгылып торырга тиеш,- дип аңлатты. Тәртип, әдәп-әхлак кагыйдәләрен дә кызларга тәмле итеп төшендереп бирде.
З.Ә.Вафина, “Ак калфак” оешмасының Сарман бүлеге җитәкчесе