Бүген 16.00 сәгатьтә «Идел» журналының Инстаграм битендә «Туфан самавыры» проектының беренче туры эфиры булачак.
Беренче кунак — Тукай премиясе лауреаты, халык шагыйре, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла белән журналист Мөршидә Кыямова сөйләшәчәк.
Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре укучыларның сорауларына туры эфирда җавап бирәчәк.