tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышына багышланган китап дөнья күрде
Казанда Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышына багышланган китап дөнья күрде

Казанда Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышына багышланган китап дөнья күрде

Җөмәдәл-ахыр аеның 15-нче көнендә (28-нче гыйнварда), «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ике томлык «Аллаһның сөекле рәсүле Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм» китабы тәкъдим ителде. Каләм ияләрен әлеге басма белән аның авторы – танылган мөселман дин эшлеклесе Абдуррәүф хәзрәт Зәбиров таныштырды.

Беренче томда — Мөхәммәд ﷺ дөньяга килүе, балачагы, ятим калуы, яшьлеге, Мәдинәгә күчкәнче Мәккәдә алып барган пәйгамбәрлек эшчәнлеге тасвирлана. Мәккә чоры Рәсүлуллаһның  ﷺ пәйгамбәр булып хезмәт итүенең 13 елын үз эченә ала һәм беренче томда Мәккәдә гомер итү чорында ширек белән пычранган күңелләрне илаһи тәүхид кысаларында бөек игътикад белән пакьләү бик ачык чагылыш таба. Китап 350 биттән тора, ул 3 мең данә тираж белән басылган.

Китапның икенче томы 432 биттән тора. Ул Мөхәммәд ﷺ эшчәнлегенең Мәдинә чоры белән бәйле барлык төп вакыйгаларны үз эченә ала. Мәдинә чоры Пәйгамбәр ﷺ тормышының соңгы 10 елы дигән сүз. Пәйгамбәребез ﷺ халыкара дәрәҗәдәге мөселман дәүләт эшлеклесе, иң күркәм әхлакый һәм рухи сыйфатлар үрнәгенә ия шәхес булып тора. Икенче томда Мөхәммәд ﷺМәдинәдә тормыш иткәндә Аллаһ диненә өндәү-чакырулары тасвирлана. “Пәйгамбәр хәзрәтләре ﷺ үрнәк шәхесеннән бер сыйфатын аз гына булса да үзебезгә күчерүгә ирешү, Аның әхлагыннан күреп әдәпкә өйрәнү – безнең өчен зур дәрәҗә”, – диде автор басманың әһәмиятен билгеләп.

Абдуррәүф хәзрәт бүгенге көнгә кадәр татар халкында Закир Кадыйри, Ризаэтдин Фәхретдин, Сөнгатулла Бикбулат, Шәһәр Шәрәф, Фәрит Яхин кебек авторлар Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында китаплар язуы турында искәртте. Шулай ук Пәйгамбәр тормышыннан кайбер мизгелләр бәян кылынган, 1859 елда Каюм Насыйри тарафыннан язылган “Мәҗмәгыль әхбар. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам тормышы” китабы бар иде. Ә менә 2020 елда ике томда Абдуррәүф хәзрәт Зәбиров тарафыннан әзерләнгән басма тулы эчтәлекле, аңлаешлы, мәгънәви яктан ачык, дөрес, саф татар телендә, бай чыганакларга таянып эшләнгән булуы белән аерылып тора. Әлеге ике томлы калын басма Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның хәер-фатыйхасы белән нәшриятка әзерләнгән. Абдуррәүф хәзрәт Зәбиров китапта бирелгән хәдисләрне һәм сира фәненә караган чыганакларны тикшерүгә үзеннән зур өлеш керткән Татарстан мөфтиенә тирән рәхмәтләрен белдерде. “Бу ике томның киңәйтелеп, яңадан карап чыгу эшендә, хәдис  һәм сира чыганакларын игътибар белән тикшереп һәм дөреслеген раслап, ихлас көчен салган Татарстан мөфтие, шәйх Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башка кардәшләребезгә рәхмәт белдерәм, бу хезмәтләренең садакаи җария сыйфатында Хак Тәгалә каршында кабул кылынуын сорыйм”, – диде ул. Автор басманы әзерләгәндә Пәйгамбәр ﷺ тормышы тасвирланган төрле дини чыганакларны файдаланган, шул исәптән моңа кадәр татар телендә дөнья күргән хезмәтләрне дә өйрәнгән. Китап 2020 ел – Нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Туган тел елында, ТАССРның 100 еллыгында дөнья күрүе белән үзенчәлекле булып тора. Матбугат очрашуында чыгыш ясау өчен чакырылган кунаклар – тарихчы Дамир Исхаков һәм сәясәт белгече Руслан Айсин, хезмәтнең татар телендә басылып чыгуын уңай бәяләп, аның татар телендә дини белем алу, яшьләрдә милли кыйммәтләргә, гореф-гадәтләргә, татар басма китаплары тарихын өйрәнүгә зур этәргеч булуып торуын ассызыклап уздылар.

Очрашуда күренекле дин әһеле, мөгаллим буларак чакырылган Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең директоры урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин Пәйгамбәребез ﷺ тормыш юлы бәян ителгән хезмәткә зур бәя бирде, аның уку-укыту эшендә файдалану өчен бәяләп бетергесез чыганак булуы хакында җиткерде. Хәзерге татар әдәби телендә дөнья күргән басма башлангыч, урта һәм югары ислам уку йортларына, шулай ук киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*