2021 елның 15 февралендә татар шагыйре, хәрби корреспондент, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 115 ел тула.
Ижау шәһәренең 10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең Муса Җәлил исемендәге музей бүлмәсе Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, “Яңарыш” газетасы белән берлектә, шагыйрьнең юбилее уңаеннан, Халыкара туган телләр көне кысасында М. Җәлилнең әсәрләренә нигезләнгән “Өзелгән җыр эзләреннән” рәсем конкурсы игълан итә.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
– балалар әсәрләренә иллюстрацияләр;
– шагыйрьнең фронтта иҗат иткән һәм «Моабит дәфтәре» циклының шигырьләренә иллюстрацияләр. Рәсемнәрне гуашь, акварель, пастель, фломастер, гель ручкалары, тушь, карандашлар белән А3 форматлы альбом битләрендә, картонда ясарга мөмкин.
Конкурста Удмуртия Республикасының гомуми белем бирү оешмалары укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнаша ала. Эшләргә түбәндәге яшь төркемнәренә бүлеп, нәтиҗә ясалачак:
I төркем – 6-7 яшь;
II төркем – 8-10 яшь;
III төркем – 11-14 яшь;
IV төркем – 15-18 яшь.
Эшләр 12 февральгә кадәр кабул ителә.
Безнең адрес: Ижау шәһәре, Пастухов урамы, 13. Электрон адрес: [email protected], белешмәләр өчен телефон: 78-35-43.
“Яңарыш” газетасы