Татарстан Республикасы Премьер-министры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Башкортстан Республикасына эшлекле сәфәр кысаларында, “Ихлас. Балкыш” тапшыруында катнашты.
Тапшыруның алып баручысы – Уфадагы “Ихлас” мәчете имам- хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләмов. Биредә Башкортстанда яшәүче татарларның эшчәнлеге, киләчәккә планнар хакында фикер алыштылар, 2021нче елга йомгак ясалды. Шулай ук Васил Шәйхразыев “Татарлар: гамәл стратегиясе” документы һәм аны тормышка ашыру ысуллар турында сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе эшлекле сәфәр Башкортстан Республикасында булды.