tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ихлас. Балкыш” тапшыруында Башкортстанда яшәүче татарлар хакында фикер алыштылар
“Ихлас. Балкыш” тапшыруында Башкортстанда яшәүче татарлар хакында фикер алыштылар

“Ихлас. Балкыш” тапшыруында Башкортстанда яшәүче татарлар хакында фикер алыштылар

Татарстан Республикасы Премьер-министры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Башкортстан Республикасына эшлекле сәфәр кысаларында, “Ихлас. Балкыш” тапшыруында катнашты.

Тапшыруның алып баручысы – Уфадагы “Ихлас” мәчете имам- хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләмов. Биредә Башкортстанда яшәүче татарларның эшчәнлеге, киләчәккә планнар  хакында фикер алыштылар, 2021нче елга йомгак ясалды.  Шулай ук Васил Шәйхразыев “Татарлар: гамәл стратегиясе” документы һәм аны тормышка ашыру ысуллар турында сөйләде.

Исегезгә төшерәбез,  бу көннәрдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе эшлекле сәфәр  Башкортстан Республикасында булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*