Халкыбызның яраткан улы, мәшһүр җырчысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Гыйльметдин улы Шакировны яратмаган кеше юктыр мөгаен. Татар җыр сәнгатендә иң күренекле, иң атаклы, үз җырлау манерасы, үз мәктәбе, үз юлы булган җырчы булгангамы ул башкарган җырлар мәңгелек, аларда көй-моң гына түгел, безнең үткәнебез, киләчәгебез, тарихыбыз бар. Әйтик, «Син сазыңны уйнадың», «Әллүки», «Туган тел», «Сәрбиназ», «Кара урман», «Туган авыл», «Кораб», «Бер алманы бишкә бүләек» һәм шулай ук үзе иҗат иткән «Гөлмәрьям» (Г.Афзал сүзләре), «Сәлам сезгә», «Очрашу җыры» (Г.Зәйнашева сүзләре), «Идел буе каеннары» (Ә.Ерикәй сүзләре) җырларын аның башкаруында бер мәртәбә, бары тик бер тапкыр тыңлау җитә һәм әлеге көй синең күңелеңдә мәңгегә уелып кала.
Һәм үзең дә сизмәстән кушылып җырлыйсың, көне буе шуны көйлисең, нәрсә белән мәшгуль булуыңа карамастан. Татар халкының бәгыреннән ташып чыккан илаһи моңына, үзенә генә хас булган кабатланмас тавышына, гүзәл авазына гашыйк булмаган кеше юктыр мөгаен. Дөресен әйтим, мин үзем дә нәкъ шундыйларның берсе. Илһам абый “укытучым” аның үрнәгендә җырларга өйрәндем. Иманым камил аз түгелдер минем кебекләр. Җыр күңелне үстерә, җилкетә, кызыксынуны арттыра, шатландыра. Ә шатлык хисе матурлыкны күрү, тою, аңлау нигезен тудыра. Бөек халкыбызның матурлык төшенчәсе гаҗәеп киң кырлы бит ул. Туган телебезнең байлыгы, аһәңле яңгырашы, сөйләү рәвеше, көйләгән җырлары, мәкаль һәм әйтемнәре – болар барысы да киләчәк буыныбыз өчен матурлык үрнәкләре.
Халык җырчысы – Илһам абыйның иҗатына тәңгәл килә. Исән булса быел 88 яшь булыр иде. Хәер ул һәрчак безнең күңелдә, андыйлар безне ташлап китмиләр. Җырланган һәр җыры, һәр көе бөек халкымның күңел түрендә нурланып, балкып, моңланып, дәртләнеп яңгырап торачак. Яшьләребезгә туган илебезнең музыкаль мирасын өйрәтүдә (тапшыру да) һәрчак төп чыганак булачак.
Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе, Милли шура вәкиле, Түбән Кама шәһәренең мактаулы шәхесе – Рөстәм Мәҗит улы Ганиев.