tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кече Барханчак авылы 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе Татарстаннан кунаклар кабул итте
Кече Барханчак авылы 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе Татарстаннан кунаклар кабул итте

Кече Барханчак авылы 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе Татарстаннан кунаклар кабул итте

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Ставрополь краена эш сәфәре кысаларында Кече Барханчак авылы 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе эшчәнлеге белән танышты.

Әлеге мәктәптә бүгенге көндә 5 авыл җирлегеннән 192 укучы белем ала. Татар теле дәресләре 1-8 сыйныфлар өчен факультатив буларак укытыла. Мәктәп Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән тыгыз элемтәдә тора. Министрлык һәрвакыт үз ярдәмен күрсәтә, мәктәп китапханәсен ел саен федераль стандартларга туры китереп язылган татар теле дәреслекләре белән тәэмин итә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*