tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Кече Барханчак авылында мемориаль такталарга чәчәкләр салды
Васил Шәйхразыев Кече Барханчак авылында мемориаль такталарга чәчәкләр салды

Васил Шәйхразыев Кече Барханчак авылында мемориаль такталарга чәчәкләр салды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Ставрополь краена эш сәфәре белән килде.

Бүген ул Ипатово районында урнашкан Кече Барханчак авылында булды. Ставрополь краеның дала читендә урнашкан кече Барханчак татар авылы 1788 елда оеша. Биредә Милли Шура рәисе Бөек Ватан сугышы ветераннары исемнәре язылган һәм Чечен республикасында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Салихов Радик истәлегенә куелган мемориаль такталарга чәчәкләр салды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*