tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Кече Барханчак авылы мәчете төзелеше белән танышты
Милли Шура рәисе Кече Барханчак авылы мәчете төзелеше белән танышты

Милли Шура рәисе Кече Барханчак авылы мәчете төзелеше белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Ставрополь краена эш сәфәре дәвам итә.

Бүген Милли Шура рәисе Ставрополь краеның Ипатово районында урнашкан Кече Барханчак татар авылына килде. Биредә ул мәчет төзелеше белән танышты.

Кече Барханчакта мәчет 2019 нчы елда төзелә башлый. Бүгенге көндә мәчеттә төзелеш эшләре дәвам итә. Гомуми мәйданы өч мең квадрат метр булган җир участогында урнашкан мәчет бинасы авылның үзәгендә уңайлы урныда урнашкан.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*