tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар җәмәгатьчелеге Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды
Татар җәмәгатьчелеге Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

Татар җәмәгатьчелеге Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

Бүген татар халкының батыр улы, патриот шагыйрь, Советлар Берлеге каһарманы Муса Җәлилнең туган көне. Шушы уңайдан 1 Май мәйданындагы герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә татар җәмәгатьчелеге чәчәкләр салды.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессының Аппарат җитәкчесе Фәрһад Латыйпов,Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, бер төркем шагыйрьләр һәм язучылар, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*