Озак еллар дәвамында Яңа Малыклы һәм Мәләкәс районнарына җитәкчелек иткән, хәзер Димитровград шәһәре мөселманнарын әйдәп баручы Ильяс хәзрәт Нәкитдин улы Мухутдинов милли җанлы, татар рухлы булуы белән аерылып тора.
Хезмәт елларын туган төбәгенә багышлаган танылган шәхес 1959 елның 4 сентябрендә Яңа Малыклы районы Иске Төгәлбуга авылында биш балалы колхозчылар гаиләсендә дүртенче сабый булып дөньяга килә. Гаҗәеп тырыш, булдыклы әтисе Нәкитдин ага күмәк хуҗалыкта бригадир ярдәмчесе булып эшли, ә төгәллекне аеруча яратучы әнисе Минниса апа идарәдә хисапчы хезмәтен үти.
Авыл мәктәбендә 8 сыйныфны «бик яхшы» билгеләргә генә тәмамлаган hәм агроном булырга хыялланган Ильяс Рязаново совхоз-техникумына укырга керә. Yз алдына зур максатлар куючы егет Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтырга да өлгерә. Ә мөстәкыйль хезмәт юлын туган авылының «Правда» колхозында агроном сыйфатында башлап җибәрә. Көч-дәрте, җегәрлеге ташып торган, актив яшь белгечне район җитәкчеләре бик тиз күреп алалар hәм комсомол райкомына бүлек мөдире итеп эшкә чакыралар. Озак та үтми, яшьләр аны бертавыштан комсомол район комитетының беренче секретаре вазыйфасына сайлап куя. Аңа беркүпме вакыт партия райкомының оештыру бүлегенә дә җитәкчелек итәргә туры килә.
Ә зур илебез таркалып, заманалар үзгәргәч, ягъни шомлы вә катлаулы туксанынчы елларда Ильяс Нәкитдин улы Яңа Малыклы районының мәшгульлек үзәген hәм «Правда» хуҗалыгын җитәкли, аннары Димитровградның районара мәшгульлек үзәге директоры итеп билгеләнә. 2005 елда ул өлкә Губернаторы Сергей Морозов тәкъдиме буенча Яңа Малыклы район администрациясе башлыгы вазыйфасына раслана hәм ун елга якын шул җаваплы урында бөтен күңелен биреп, тырышлыгын куеп эшли. Шушы вакыт эчендә район барлык төп социаль-экономик күрсәткечләр буенча да алга китә. Глава авыл хуҗалыгы үсеше, инвестицияләр җәлеп итү, торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләрен hәрвакыт күз уңында тота. Уртак тырышлыкның нәтиҗәсе буларак, районга «Химмаш», «Русн-рус-сан-тимир», «Агроконцепт Волга», «Агротехснаб» кебек инвесторлар килеп, ташландык хәлдә яткан җирләр эшкәртелә башлый. Шулай ук торак йортларны капиталь ремонтлау hәм индивидуаль җылытуга күчерү, авылларны газлаштырып бетерү, юллар салу hәм суүткәргечләрне төзекләндерү проблемалары да уңай хәл ителә.
— Нәкъ шул чорда Якушка станциясендә көнбагыш мае җитештерү заводы ачып җибәрдек, Яңа Малыклыда физкультура-сәламәтләндерү комплексы, ягъни ФОК төзүгә керештек, Яңа Чир-мешән бистәсендә газлаштыру эшләрен төгәлләдек hәм балалар бакчасы белән мәктәпне ремонтладык, ә Иске Төгәлбуга авылында яңа мәктәп бинасы сафка бастырылды. Районыбызның күп милләтле булуын исәпкә алып, «Малыклинский каравай» фестивален ел саен үткәрүне традициягә керттек,- ди Ильяс Нәкитдин улы, күңел хатирәләре белән бүлешеп.
Яңа Малыклы районында эшләү дәверендә бай тәҗрибә туплаган hәм халык хөрмәтен казанган милләттәшебезне 2015 елда Мәләкәс район администрациясе башлыгы итеп куялар. Биредә дә ул районда яшәүчеләрне борчыган мәсьәләләрне чишү юлларын эзли. Ульяновск өлкәсенең төп терәге hәм таянычы булып саналган районга инвесторлар китертә, мәктәпләр, спорт залларын, квартал котельныйларын ремонтлау, суүткәргечләрне төзәтү, Мулловка бистәсендә ФОКны яңарту өчен финанс мөмкинлекләр таба. 2015 елда безнең район муниципаль берәмлекләр рейтингында 16 нчы урында булса, 2017 ел нәтиҗәләре буенча беренче бишлеккә кердек, ди ул, канәгатьлек хисе кичереп.
Ильяс Нәкитдин улы тормыш баскычыннан hәрдаим югарыга күтәрелү өчен hөнәри осталыкны арттырып тору, гыйлем нигезләрен тирәнтен үзләштерү кирәклеген бер генә мизгелгә дә исеннән чыгармый. Яшьлек елларында ул Ульяновск дәүләт авыл хуҗалыгы институтын hәм Мәскәү хезмәт, социаль мөнәсәбәтләр институтын читтән торып тәмамлый. Ә бала вакытында әби-бабаларыннан өйрәнеп калган hәм соңгы елларда үз теләге белән төшенгән дини гыйлеме, иң мөhиме — иманлы булып, тәкъвалыкка омтылуы аңа Казанның Россия ислам университетына кереп уку мөмкинлеге бирә. 2018 елда шушы дәрәҗәле вузны уңышлы бетергән Ильяс хәзрәт хәзер Димитровград шәһәренең Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы, Димитровград hәм Мәләкәс, Яңа Малыклы, Иске Майна районнары мөхтәсибәте имам-ахуны вазыйфаларын үти. Ул әйдәп барган дини оешма бүген күпләргә үрнәк булырлык, сокланырлык эшләр башкара. Динебезне халыкка матур, яхшы яктан күрсәтү нияте белән мәчет кубогына футбол hәм карате буенча турнир уздыралар. «Милләт кенә булып калмыйк, өммәт булып берләшик» hәм «Хуш киләсең, изге Рамазан!» дип исемләнгән ислам мәдәнияте фестивальләре дә диндәшләребез күңелендә фәкать уңай тәэсирләр генә калдырган. Мәхәллә авыр тормыш ситуациясенә элеккән кешеләргә, инвалидларга hәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә финанс ярдәм күрсәтә. Шәhәрнең картлар йорты белән дә тыгыз элемтәдә торалар. Узган елда хәйриячелек эшләренә барлыгы 900 мең сум акча бүлеп бирдек, ди Ильяс хәзрәт. Җәйге hәм кышкы каникуллар вакытында балалар өчен белем бирү курслары оештыралар.
Ә 1 октябрьдән төрле буын вәкилләре дин дәресләренә йөри башлаячак. Мәчеттә җомга вәгазьләрен ике телдә — татарча hәм русча сөйлиләр, мәхәлләнең «Дин чишмәсе» дип аталган балалар студиясе бар, ай саен 999 данә тираж белән «Мөслим» газетасы чыга.
— Шунысы аеруча сөендерә: соңгы вакытта җомга намазларына татар егетләре дә күпләп йөри башлады. Ә дин дәресләре алып барыр өчен урыныбыз кысанрак, шуңа күрә мәчет янәшәсендә мәдрәсә бинасы салырга ниятлибез,- ди Ильяс хәзрәт.
Юбилейлы гомер бәйрәмен каршылаучы мөхтәрәм дин әhеленең гаилә тормышы да сокланырлык. Иске Төгәлбуга авылының бер урамында тәгәрәп уйнап үсеп, армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң йөреп кавышкан хәләл җефете Гөлнур Равил кызы белeн алар менә 37 ел инде язмыш сукмагыннан бергә атлыйлар. Күз карашыннан аңлашып яшәп, ике кыз бала — Алсу белән Алинәне тәрбияләп үстергәннәр. Алинә педагог hөнәрен сайлаган, 22 нче татар мәктәбендә башлангыч класс балаларына белем бирә, ә Алсу «Химмаш»та бухгалтер булып эшли. Алар гаиләләр корып җибәреп, әти-әниләрен Даниил, Далил, Диана hәм Амина исемле балдан татлы оныклар белән шатландырырга да өлгергәннәр.
Ильяс хәзрәт Нәкитдин улының иманлы тормыш юлы әнә шуннан гыйбарәт. Ул гомере буе илебезгә, халыкка hәм динебезгә тугрылыклы хезмәт итүдән ямь hәм тәм, ләззәт табып яши.
Исхак ХӘЛИМОВ.