Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Ильяс Галимов көрәш батырларын Әлмәттә җыйган
Ильяс Галимов көрәш батырларын Әлмәттә җыйган

Ильяс Галимов көрәш батырларын Әлмәттә җыйган

“Бер очрашу – үзе бер гомер”. Әлмәттә көрәшчеләрнең әнә шундый очрашуы узган. Данлыклы батырыбыз Ильяс Галимов оештырган әлеге мәҗлескә Татарстанның, Россиянең танылган көрәшчеләре җыелган.

Мәҗлес хуҗасы И.Галимов белдергәнчә, батырларның шулай җыелып сөйләшүе, аралашуы Сабан туйларыннан килгән матур бер гадәт ул. Димәк, традиция дәвам итә. Шунысы да мөһим, мондый җыелулар яшьләр өчен дә матур бер үрнәк ул.

Кунаклар арасында татарның, Россиянең, дөньяның танылган батыры Хәбил Бикташев та булган. Ул үзе Самараның Татар Әбдекие авылыннан. Әтисе дә көрәшкән икән: сугыштан бер кул белән генә кайтуына карамастан, үз якларында батыр булып танылган.

Радик Сабиров

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*