tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Империянең соңгы мөфтие: Мөхәммәтсафа Баязитов
Империянең соңгы мөфтие: Мөхәммәтсафа Баязитов

Империянең соңгы мөфтие: Мөхәммәтсафа Баязитов

XIX гасыр ахыры – XX йөз башы татар милләте язмышында бик зур үзгәрешләр чоры булып тарихка керә. Традицион җәмгыять яңарыш кичереп, анда европача белемле, карашлы милли зыялылар катламы формалаша. Крестьян, мулла, сәүдәгәр һәм дворяннар катламнары вәкилләреннән торган бу элита милләт үсешенең идеологиясен билгеләгән иң йогынтылы көчкә әверелә. Мөхәммәтсафа Баязитов тарихка империянең соңгы мөфтие, Мәхкәмәи шәргыянең сугыш чоры рәисе буларак кереп кала.

ГАТАУЛЛА АХУН УЛЫ

Мөхәммәтсафа Баязитов 1877 елның 12 декабрендә Санкт-Петербург каласының Касыйм татарларын берләштергән 2 нче мәхәллә мулласы һәм бер үк вакытта Тышкы эшләр министрлыгының Азия департаменты чиновнигы, төрки телләр тәрҗемәчесе Гатаулла Баязитов (1846–1911) һәм Бибигазизә Сәйфелмөлек кызы гаиләсендә дөньяга килә. Гатаулла хәзрәт Мойка урамындагы 22 нче йортта яши. Фатирның бер бүлмәсендә касыйм татарлары җомга намазына җыела торган була. Мөхәммәтсафа шул намазларда катнашып, дин кардәшләре белән аралашып үсә.

Башлангыч белемне, әтисе мәктәбендә алган, төпле дини белемне Казанда Галимҗан Барудиның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә үзләштергән. 1901 елда Мәхкәмәи шәргыядә имтиханны уңышлы тапшырып, имам-хатиб дини дәрәҗәсенә ия була.

Мөхәммәтсафа 1900–1903 елларда Я.Г.Гуревичның шәхси гимназиясендә русча укый. Санкт-Петербург университетының Көнчыгыш факультетына укырга кергән 1903 елның август аенда сәүдәгәр Рахмәтулла Халитовның кызы Зөләйхага өйләнә. Ул универститетта яхшы укучы студентлар санында йөрми: өйләнү матди хәленә дә, вакытын дөрес файдалануга да йогынты ясаган, күрәсең. Яшь гаиләнең бер-бер артлы балалары дөньяга килә: Ләйлә, Вәлидә, Сара, Искәндәр. Университетта сигез семестр укуына карамастан, Мөхәммәтсафа бер имтихан да бирмәгән: аны вакытында акча түләмәгән өчен имтиханга кертмәгәннәр, акча түләгәч, кабат укырга алганнар.

1911 елда әтисе Гатаулла ахун вафат булгач, Мөхәммәтсафа университетта укуын калдыра.

Гатаулла Баязитов – татар матбугатының беренче карлыгачы булган «Нур» газетасының нәшире һәм мөхәррире. Газетаның тәүге саны 1905 елның 2 сентябрендә дөнья күрә. 1908 елдан газета Баязитовларның шәхси типографиясендә басыла. Газета башта атнага бер, күпмедер вакыттан соң берничә санда дөнья күрә. Мөхәррирлек эшендә Мөхәммәтсафа әтисенең аркадашы була, газетада мәкаләләр белән дә катнаша.

БАШКАЛАНЫҢ 2 НЧЕ МӘХӘЛЛӘСЕ АХУНЫ

Гатаулла ахун күләгәсендә йөргән Мөхәммәтсафа, әтисе вафатыннан соң 1911 елның 12 июнендә 2 нче мәхәллә имам-хатибы һәм мөдәррисе итеп билгеләнгәч, иҗтимагый чараларда ешрак күренә башлый.

Мөхәммәтсафа 1912 елның 27 апрелендә ахун итеп билгеләнә. 1913 елны «Санкт-Петербургта җәмигъ мәчетен төзү комитеты»нда әтисе урынын ала.

Санкт-Петербургтан Уфага күченгәнче, елына 600 сум хезмәт хакы алып хәрби уку йортла рында һәм Ксенинский кызлар институтында ислам дине нигезләрен укыта.

Мөхәммәтсафаның исеме ил күләмендә беренче тапкыр Романовлар династиясенең 300 еллыгына багышланган тантаналы чараларда яңгырый. Әле төзелеп бетмәгән җәмигъ мәчетен ачу тантанасында, 1913 елның 21 февралендә, илнең төрле почмакларыннан чакырылган 100 мөселман җәмәгать эшлеклесе, шулай ук яраннары белән Бохара әмире Сәед Әмир-хан, Хива ханы Сәид Әсфәндияр Баһадур-хан, Дәүләт думасы депутатлары һәм башка мөхтәрәм шәхесләрнең җәмәгать намазы Мөхаммәтсафа җитәкчелегендә укыла. 22 февраль көнне Мөхаммәтсафа ахунны, сәүдәгәрләр Фатыйх Бәйрәшевны һәм Хәбиб Янишевны, тантанага килгән мөселманнарның вәкилләре буларак, император Николай II үзе кабул итә. Империянең сәяси тормышында бу чара бик югары хөрмәт билгесе санала.

1914 елның маенда Уфадан мөселманнар эшләренә багышланган хөкүмәт киңәшмәсенә килгән казый Гыйниятулла Капкаев, русча яхшы сөйләшә алмау сәбәпле, аңа тәрҗемәче итеп Мөхәммәтсафа Баязитовны чакыралар. Бу факт империя хакимиятенең Мөхәммәтсафага ышанычын күрсәткән дәлил булып тора.

1914 елның ноябрендә эчке эшләр министры Мөхәммәтсафаны башкала җәмигъ мәчетенең имам-хатибы итеп билгели.

1911 елның 21 апрелендә, Гатаулла ахун вафатыннан соң, «Нур»ның нәшире һәм мөхәррире булып Мөхәммәтсафа кала. Бу елларда газетаның басылу ешлыгы азая, башка шәһәрләрдә дә вакытлы матбугат оешканга һәм мәсләге консерватив булганга, аның әбүнәчеләре һәм авторлары саны кими. Аның соңгы – 310 нчы саны 1914 елның 26 июнендә дөнья күрә. Шулай да «Нур» газетасының 10 ел дәвамында басылып килүе татар мәдәнияте һәм басма сүзе өчен әһәмиятле вакыйга була.

Мөхәммәтсафа 1914 елда Тышкы эшләр министрлыгының сәяси бүлегенә тәрҗемәче булып эшкә урнаша. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, Петроград хәрби округында хәрби мулла штаты кертелә. Башкала гарнизонына хәрби мулла итеп 1915 елның 26 маенда 2 нче мәхәллә ахуны Мөхәммәтсафа Баязитов билгеләнә.

1914 елның 6–11 декабрь көннәрендә Петроградта мөселман җәмәгать оешмаларының Россия күләмендә съезды уза. Аның эшендә катнашкан ахун Баязитов тиз арада казна хисабына фронттагы һәрбер дивизиягә кимендә бер хәрби мулла билгеләү турында тәкъдим кертә. Хакимият бу тәкъдимне ишетә. Бик тиздән Хәрби министрлык 10 хәрби мулла штаты булдыра.

Мөфти итеп билгеләнү тарихы

1912 елда Мөхәммәдьяр Солтанов бик нык авырый. Мөфтинең өлкән яшьтә булуы вакытлы матбугатта яңа мөфти кандидатурасы турында фикер алыша башлауга сәбәп була. 1912 елда Казанда нәшер ителә торган «Йолдыз» газетасы бу җаваплы вазыйфага лаеклы кандидатлар дип Ризаэтдин Фәхретдинне, абыйлы-энеле Садри һәм Әхмәтһади Максудиларны атый. 1914 елда Солтанов тагын урын өстенә яткач, мөфти сайлау темасы матбугат битләреннән төшми.

1914 елда Санкт-Петербургта сәүдәгәр Фатыйх Бәйрәшев җитәкчелегендә консерватив рухлы мөселманнар төркеме, шул исәптән генерал Шәйх-Али, Мөхәммәтсафа Баязитов, «Сыйрат әл-мөстәкыйм» («Тугры юл») исемле Бөтенроссия мөселман халык союзы уставын теркәргә алына. Уставта оешманың максаты – мөселманнар арасындагы «сул» сәяси агымнарга каршы тору дип игълан ителә һәм аның нигезенә рус карагруһ «Рус халкы союзы»ның оештыру документлары алына. Устав, шулай ук, мөселманнарның дини-мәдәни тормышын оештыруны да күздә тота. Сүз хаҗ оештыру, мәчетләр төзергә ярдәм итү, урта һәм башлангыч дини һәм дөньяви мәктәпләр, китапханәләр ачу, китаплар һәм газета-журналлар бастыру, мохтаҗларга матди ярдәмгә күрсәтү һ.б. турында бара.

Чиновниклар, сәяси яктан Николай II не яклаган бу карагруһ оешманың ил күләмендә иҗтимагый эшчәнлек алып барачагын уйлап, аның мөселманнарны берләштерәчәк институтка әверелүеннән һәм алар арасында сепаратизмның көчәюеннән шикләнә. Киләчәктә составы һәм җитәкчелеге алмашынган очракта, империя структураларында аның төбәк оешмаларын күзәтерлек компетентлы шымчылар булмауны һәм мөселманнарның бердәм һәм яшертен эш йөртүләрен исәпкә алып, иҗтимагый оешманы япкан очракта да, аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә оешкан мөселманнар союзы калачак, дигән фикер әйтәләр. Нәтиҗәдә устав теркәлми, союз оешмый кала.

Күпчелеге либерал карашлы шәхесләрләрдән торган татар зыялылары һәм Дәүләт думасы депутатлары, бу карагруһ иҗтимагый оешма уставы турында ишеткәч, аны оештыручыларга каршы чыга.

Мөхәммәдьяр Солтанов вафатыннан соң империя хакимиятенең яңа мөфти эзләү юнәлешендәге эшчәнлеген игътибар белән күзәткән җәмәгатьчелек, бу урынга карагруһ «Сыйрат әл-мөстәкыйм» оешмасын төзүчеләрнең берсе булган Мөхәммәтсафа Баязитовны куярга җыенганнарын белгәч, сагаеп кала. Татар вакытлы матбугатында Баязитовка каршы бик көчле тәнкыйть кампаниясе башланып китә. Киң җәмәгатьчелектә карагруһчы мөфти образы формалаштырыла. Мөхәммәдьяр Солтанов 1915 елның 12 июнендә вафат булгач, мөселманнар эчке эшләр министрына мөфти кандидатурасын ачыклау өчен җыелыш уздырырга рөхсәт сорап мөрәҗәгать итә. Рөхсәт бирелмәсә дә, мөфтилеккә җәмәгатьчелек тарафыннан тәкъдим ителгән затлар арасында дөньяви белемле шәхесләр булуы игътибарны җәлеп итә. Төрле елларда Дәүләт думасы депутатлары булган Садри Максуди, Сәетгәрәй Алкин, депутат Гайсә Еникиев, шулай ук хәрби Габделгазиз Дәүләтшин исемнәре атала.

1915 елның 28 июлендә Мөхәммәтсафа Бая — зитов мөфти итеп билгеләнә. Дәүләт дума — сының мөселманнар фракциясе депутатлары моңа бердәм каршы чыга. Протестның икенче сәбәбе дә була. Алар меңләгән дин кардәшлә — ре солдат шинелендә император һәм Россия дәүләте өчен кан койганда империя хакимия — тенең, алар белән киңәшмичә, җәмәгатьчелек арасында тискәре имиджы булган һәм мө — селманнар хуп күрмәгән шәхесне мөфти итеп куюына гарьләнә.

СУГЫШ ЧОРЫ МӨФТИЕ

Мөхәммәтсафа мөфти яңа вазыйфасын, алтын урталыкны табып, татар либераллары белән хезмәттәшлек итеп оештыра. Башкача булдыра да алмый, чөнки милләтнең идеоло — гиясе һәм башка йогынты ясау инструментла — ры алар кулында. Бу хезмәттәшлекнең тагын бер мөһим нәтиҗәсе татар либералларының да, шулай ук Дәүләт думасы депутатларының да, хөкүмәткә һәм Николай II гә оппозиция булудан туктап, сугыш барган вакытта «дош — манны җиңгәнче» хакимият белән кулга-кул тотынып эшләү хакында килешүләре була.

Яңа мөфтинең күпчелек нәсихәтләре һәм карарлары сугыш белән бәйле. Әйтик, Уфа губернасына сугыш барган төбәкләрдән 100 мең кеше күченәчәге билгеле булгач, Баязи — тов, 1915 елның 29 сентябрендә имамнарына мөрәҗәгать итеп, качакларның нинди дин тотуларына карамастан, яңа урында урнаш — тыруда ярдәм итүләрен үтенә. 1915 елның февралендә поплар чиркәүләрдә сугышка киткән солдатларының гаиләләре файдасы — на акча җыю кампаниясе уздыра. Мөфти 30 сентябрьдә Оренбург губернасы имамнарына мәчетләрдә сәдака җыюны оештыру турында фәрман юллый.

Мөфти Баязитовның зур хезмәте дип Уфа — да 1911 елда ябылган «Мәгълүматы Мәхкәмәи шәргыя Ырымбургия» исемле айга бер тапкыр чыга торган журналны 1916 елның 1 гыйнва — рыннан кабат нәшер итә башлауны атарга кирәк. 1917 елның 12 сентябренә кадәр басма — ның 25 саны чыгып кала.

Сугыш башлангач мөселман руханилары — ның армиядән калу хокукы саклана. Хакимият 1916 елда Халык мәгарифе министрлыгы ка — рамагындагы башлангыч рус мәктәпләре һәм чиркәү мәктәпләре укытучыларын армиягә барудан азат итә. Бу хакта ишеткәч, мөфти дә мәктәп-мәдрәсә укытучыларына ташлама алу артыннан йөри башлый. Ахыр чиктә, хөкүмәт мөселманнарның теләкләрен өлешчә канәгатьләндерә: элек хәрби хезмәттә булып, 40 яшьтән өлкән мөгаллим-мөдәррис, укытырга 1916 елның 4 июленә кадәр урнашкан булса, сугышка барудан азат ителә.

Баязитовның бик күп вакытын сугышка мобилизацияләнгән мөселманнарның дини ихтыяҗларын җайга салуны оештыру ала. Хәрби частьләрдә муллалар билгеләүгә ирешә. 1915 елның июненнән 1916 елның июненә кадәр фронтка 30 хәрби мулла билгеләнә. 1916 елның 22 июнендә Мөхәммәтсафаны Николай II кабул итә. Шул ук елны Баязитов 2 нче дәрәҗә Станислав ордены белән бүләкләнә.

1916 елның җәендә хөкүмәттә рухани шәһадәтнамәсе булган солдатларны дивизия һәм бригада хәрби муллалары итеп күчерү мәсьәләсе тикшерелә. Император Николай II нең 15 июль Указы белән дивизияләрдә хәрби мулла штаты кертелә. Ярты ел эчендә бу урыннарга 12 кеше билгеләнә.

Сугыш шартларында солдатларга бергә җыелып намаз укуны оештыру бик сирәк күренеш була. Мөфти тырышлыгы белән 1915 елны Гает көннәрендә, 24 сентябрьдә һәм 24 декабрьдә армиядә җәмәгать намазлары уздырырга рөхсәт алу мөселман җәмәгатьчелеге тарафыннан зур вакыйга дип кабул ителә.

1917 елның 8 февралендә Баязитов Уфадан Петроградка кузгала. «Вакыт» газетасы мәгълүматларына караганда, фронттан килгән шикаятьләр нигезендә мөфти мөселман солдатларын православие догаларын укырга мәҗбүр итү фактлары турында хәбәр итү, аларга дини йолаларны үтәргә мөмкинлек булдыру, дивизия хәрби муллаларының яшәү һәм хезмәт шартларын яхшырту, тылдагы солдатларның да дини ихтыяҗларын канәгатьләндерү, солдат балалары өчен мөселман приютлары һәм хәйрия оешмалары төзү турында сөйләшергә җыена. Әмма соңга кала. Петроградта революция башлана, озак та үтми Николай II тәхеттән ваз кичә.

1917 елның 9 мартында Мөхәммәтсафа Баязитов руханиларга Россиядә хакимиятнең Вакытлы хөкүмәт кулына күчкәнен хәбәр итә. Муллаларны һәм мөселманнарны, Ватан алдында бурычларын онытмыйча, һәркем үз урынында илгә тугры хезмәт итәргә һәм җәмәгать тәртибен сакларга өнди. Муллаларга җомга һәм Гает көннәрендә, падишаһ һәм аның нәсел-нәсәбе исәнлегенә укыла торган догаларын үзгәртеп, Ватанның тынычлыгы һәм бәхете, шулай ук Вакытлы хөкүмәтнең иминлеге өчен дога кылырга кушыла.

БАЯЗИТОВНЫҢ СОВЕТ ЧОРЫНДАГЫ ЯЗМЫШЫ

Февраль революциясе җиңгәч, Мөхәммәтсафа мөфти, яңа хакимият – Вакытлы хөкүмәтне котлап, Петроградка телеграмма суга. Аннары үзе гариза язып, Вакытлы хөкүмәтнең 1917 елның 22 март фәрманы белән мөфтилектән төшерелә. Беркадәр вакыт үз йортында сак астында тотыла.

1917 елның 1-11 май көннәрендә Мәскәүдә булган Бөтенроссия мөселманнары съезды сайлаган Башкарма комитет 12 июньдә, Вакытлы хөкүмәткә мөрәҗәгать итеп, Баязитовның Петроградта хәрби мулла ярдәмчесе итеп билгеләнүенә протест белдерә.

1918 елда Мөхәммәтсафа беркадәр вакыт Петроградның җәмигъ мәчетендә мулла булып тора. Руханилыктан чыгарылгач, гаиләсен туендыру өчен, көндез Акча сугу йортында эшли, төннәрен вагон бушата.

Баязитов 1920 нче еллар башында Казанга күченә, бер авылда мулла вазыйфасын башкара.

Кайбер мәгълүматларга караганда, 1923 елда мөфти Ризаэтдин Фәхретдин, совет хөкүмәтенә мөрәҗәгать итеп, Мөхәммәтсафа Баязитовка гаиләсе белән чит илгә китәргә рөхсәт бирүне үтенә. Совет хакимияте Баязитовның үзенә генә Төркиягә китәргә рөхсәт итә, әмма ул гаиләсен – хатынын һәм биш баласын язмыш кочагына калдырып китүдән баш тарта.

Ул 1930 елның гыйнварында рәсми рәвештә Ленинград мәчете руханилар штатына билгеләнә. Шушы вазыйфасыннан 1932 елның язында революциягә кадәр патша жандармериясе белән хезмәттәшлектә гаепләнеп кулга алына. Гаебен танымый. Баязитов биш елга Темниковтагы хезмәт-төзәтү лагерена сөрелә. Аннан Казанга килә.

1937 елның 6 декабрендә кулга алынган мәлдә ул Казанда кызы Вәлидә гаиләсендә яши һәм хисапчылар курсларында укый торган була. 1937 елның 26 декабрендә атып үтерелә.

Илдус Заһидуллин

protatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*