tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ирек Сабиров: Татар стратегиясе татарныкы гына була алмый
Ирек Сабиров: Татар стратегиясе татарныкы гына була алмый

Ирек Сабиров: Татар стратегиясе татарныкы гына була алмый

Инде менә елдан артык Троицк шәһәрендә Тукай бюстын кую максаты белән эш алып барабыз.

Бер карасаң, беркем дә каршы түгел – кем белән сөйләшсәң дә, ачык чырай, киң күңел белән, “Конечно, конечно!” – дип каршы ала, ләкин шул “конечно”ны документ рәвешендә рәсмиләштерә башлагач, хакимиятнең, аның әллә нинди идарә тармакларының күгәргән шестерня-тәгәрмәчләре, шыгырдап, кысылып, туктап кала.

Чиләбе өлкәсе татар конгрессыннан Троицк шәһәр хакимиятенә рәсми мөрәҗәгать килгәч, түрәләр процедураны башларга мәҗбүр булды. Күпме вак һәм эре түрә, никадәр баскыч аша үтәргә туры килгәнен сөйләп тормыйм.

Ниһаять, шушы мәсьәлә буенча “түгәрәк өстәл” җыйдылар. Монда хакимият вәкилләре, иҗтимагый оешмалар, мәдәният хезмәткәрләре, архитектор һ.б. җыелды. Мин Тукайның кемлеген, аның дөньякүләм әһәмиятен, Троицк каласына бәйләнешен сөйләп бирдем. Залда Тукайны белмәгән кешеләр булмавы ачык иде. Миннән соң сүзне шәһәр хакимиятенең матбугат сәркатибе алды: “Без бер атна буе Троицкида Тукай һәйкәле кирәкме-юкмы дип интернет-сорашу алып бардык, – диде ул. – Илле дүрт процент уңай җавап бирде, кырык алты процент каршы”.

Зал шаулап куйды, мин бер мизгелгә аптырап калдым: халыкның яртысы диярлек каршы, дигән сүз бит бу. Соңыннан ачыкланды: интернет-сорашуда барысы 13 кеше (Троицкида халык саны 74 мең) катнашкан икән, аларын да шушы матбугат сәркатибе үгетләп тавыш бирдергән. Ләкин бу мизгелдә миңа бүтән нәрсә мөһим иде: нинди максат белән оештырылган бу сорашу? Махсус тискәре нәтиҗә алыр өчендер дигән шик тынгы бирмәде миңа. Сорау бирдем: “Сез соңгы елларда Троицкида Неплюевка һәйкәл куйдыгыз, адвокат Плевакога… Аларга тавыш бирүчеләр ничә процент булды? Әллә сез моны татар шагыйре булганга гына, шулай җентекләп тикшерәсезме?”

Ләм-мим. Иҗтимагый палата рәисе бу теманы читкә борып, җайсызлыктан качарга тырышты. Бюстны кую урынын сайлый башладык. Безнең тәкъдим һәр яктан уйланган, нигезләнгән иде: Чиләбе университетының Троицк филиалы каршында, җәяүле зонада. Хакимият әһелләре, безнең тәкъдимгә каршы булуларының сәбәбен аңлатып тормыйча, үз вариантларын мактый башлады. Берсе Тукайны мәчет янына куярга тәкъдим итте: янәсе, мөселман шагыйре мөселман гыйбадәтханәсе янында торса, “логично” була. Икенчесе татар зираты капкасы каршына куярга үгетли. Өченчесе шәһәр кырыен, каракура баскан ташландык урынны бирмәкче.

“Нинди надан кыргый кешеләр сез!” – дип кычкырырга әдәплелегем мөмкинлек бирмәде. “Дөньяда дистәләрчә Пушкин һәйкәлләре бар, аларның берсе дә чиркәү янында да, каберлектә дә түгел”, – диюем күп­ләрнең күзләрендә гаҗәпләнү тудырды: “Ничек инде ниндидер Тукайны Пушкин хәтле Пушкин белән чагыштырып була”, – дип укып була иде ул күзләрне.

Троицкида Тукай бюстын кую мәсьәләсендә без барыбер максатыбызга ирешербез, иншалла. Ләкин менә бу иҗтимагый “түгәрәк өстәл”дә узган әңгәмә шактый җитди фикерләр тудырды.

“Булачак стратегиянең төп инструменты – агарту, аңлату, тәрбияләү булырга тиеш”, – дип язган идем мин күптән түгел. Хәзер исә әйтергә телим: үзебезнекеләр белән беррәттән, күршеләребезне дә, “өлкән бырат”ны да агартырга, тәрбияләргә кирәк булачагын да аңларга тиеш без.

Һичсүзсез, бөек милли әдип­ләребезне (димәк, безнең үзебезне дә) икенче сорт шәхесләр дип санап яшәгән күршеләребез – алар дошманнар да, явызлар да түгел. Аларның менталитеты гасырлар буе шулай формалашкан. Милләтебезне үстерү, татарлыгыбызны ныгыту эшенә алындык икән – аларның фикерләү рәвешен үзгәртү турында да кайгырту кирәк. Бер гаиләдә яшәп, бер-береңә йогынты ясамау мөмкин түгел. Аннары, Татарстанның Россиядә федерализм принципларын ныгытуда әйдәп баручылык роле дөньяга мәгълүм: димәк, илдә татулыкны, тигез хокуклылыкны ныгытуга да без битараф була алмыйбыз.

Яшерен түгел: тәрбия идеологиясе кечкенәдән безне рус культурасыннан, рус сыйфатыннан үрнәк алуга өндәп торды. Рус культурасы, аеруча әдәбияты, үрнәк алуга чынлап та лаек, ләкин бит үрнәк алу процессы үзара, кара-каршы булырга тиеш. Моны аларның тел, әдәбият, мәдәният белгечләре яхшы аңлый, һәм андый шәхесләр белән аралашып яшәү – үзе бер ләззәт. Ләкин мондый күренеш­ләр ешрак очрый:  бер дустым, минем күңелне күрергә теләп булса кирәк: «Сезнең җырлар арасында да матурлары очрый», – дип ычкындырды. Ә бит татарның бүтән милләт кешесен: «Сезнең кайбер җырларыгыз гына матур», – дип кимсетергә, валлаһи, башына да килмәс иде.

Тагын бер хакыйкать. Тукай – гомере кыскарак, әдәби мирасы кимрәк булуга карамастан, – дөнья мәдәниятендә Пушкинга тиң шәхес. Ләкин моны аңлаучылар аз. Әгәр без Чиләбедә татар әдипләре исемнәрен мәңгеләштерү эшен Тукаебыздан башлаган булсак, уңышсызлыкка дучар ителүебез  бик мөмкин иде. Җәлилдән башладык. Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты исемен Чиләбе урамына кушу каршылыксыз узды. Аннары төрле яңа урамнарга “Вишневая”, “Яблочная” исемнәрен бирделәр. Тукаебыз исә кулларына гомер буе бер әдәби китап тотмаган надан депутатлар каршылыгына терәлеп калды. Ахыр чиктә без җиңдек аларны, әмма күпме көч түгелде!

Мондый аянычлы һәм гыйб­рәтле хәлләр чиксез. Мәктәп­ләрдә татар телен уку-укытудагы тыю-кысрык­лаулар да шул өлкәдән. Шуңа күрә күршеләребезне уңай якка үзгәртү, мөнәсәбәтләрне үзара ихтирам принципларына нигезләү һәм шуның аркылы илдә татулыкны, тигез хокуклылыкны ныгыту – милли стратегиябезнең бер өлешен тәшкил итәргә тиеш. Моңарчы бер стратегиядә дә булмаган, кыен мәсьәлә бу. Тотынган эшебезнең җиңел булмаячагын белә торып башладык бит без бу эшне.

madanizhomga.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*