25 март көнне, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Илдус улы Шәрипов эшлекле сәфәр белән Яшел Үзән шәһәрендә булды.
Рамазан ае – рухи чистарыну, шәфкатьлелек һәм бердәмлек ае. Бу көнне биредәге Тарихи мәчет бинасында татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре, мәгариф, мәдәният эшлеклеләре катнашында ифтар мәҗлесе уздырылды. Милли тормыш һәм дин – бүгенге җәмгыятебез өчен аерылгысыз төшенчәләр.
Ифтар мәҗлесләре татар иҗтимагый оешмалары тарафыннан бүгенге көндә илебезнең барлык төбәкләрендә дә зурлап уздырыла. Бөтендөнья татар конгрессы, җирле татар иҗтимагый оешмалары, Диния нәзарәтләре һәм эшмәкәрләр белән берлектә күпсанлы уртак чаралар үткәрә.
Яшел Үзәндәге Ифтар мәҗлесендә муниципаль район башлыгы Михаил Афанасьев та катнашты. Ул татар милли оешмалары, дини җәмәгатьчелек тормышы белән кызыксынды, мөселманннарны Рамазан ае белән котлады. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Илдус улы Шәрипов җыелган халыкны Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Шәйхразыев Васил Габтелгаяз улы исеменнән сәламләде, конгресс эшчәнлеге турында сөйләде. Районның имам-мәхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин җыелучыларга ураза тотуның әҗер-саваплары турында сөйләде, вәгазьләр укыды.
Бу көнне Бөтендөнья татар конгрессы делегациясе Яшел Үзән җирле оешмасы идарәсе җыелышында да катнашты. Шулай ук, “Татарлар: үз өемдә – үз көем” радиотапшыруы иҗат коллективы Яшел Үзән җирлегендә эшләп килүче татар милли оешмалары эшчәнлеге турында интервьюлар әзерләде.
Яшелүзәнлеләр бу дәрәҗәле ифтар ашыннан бик канәгать калып, һәркем аннан үзенә тәмле ризыклардан тыш, рухи азык та алды. Әлеге мәҗлесне уздыручыларга, оештыручыларга, әзерләүчеләргә, катнашучыларга җан тынычлыгы, күңел байлыгы, бәрәкәтле тормыш, бетмәс-төкәнмәс сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.
Тоткан уразалар кабул булсын! Амин!