Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Александр Невский ордены белән бүләкләнде
Васил Шәйхразыев Александр Невский ордены белән бүләкләнде

Васил Шәйхразыев Александр Невский ордены белән бүләкләнде

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыевны Александр Невский ордены белән бүләкләү турындагы указга кул куйды. Бүләк хезмәттә ирешкән уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен бирелде.

Хөрмәтле Васил Шәйхразыев, сезне чын күңелдән югары бүләгегез белән котлыйбыз. Әлеге бүләк сезнең уңышларыгызны, Татарстан Республикасы һәм бөтен татар халкы хакына күпьеллык намуслы хезмәтегезне лаеклы бәяләү. Сезгә сәламәтлек һәм мөһим эшчәнлегегездә яңа уңышлар телибез!

Иң изге теләкләр белән,

Бөтендөнья татар конгрессы коллективы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*