31 майда Кадниково авылында узачак өлкә Сабан туенда 20дән артык милли ишегалды эшләячәк, шулай ук татар һәм башкорт эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак. Бәйрәм кунаклары Урал халыкларының гореф-гадәтләре белән таныша, милли ризыклардан авыз итә, спорт ярышларында һәм кыйммәтле призлар уйнату лотереясендә катнаша алачак.
Бәйрәмнең төп сәхнәсендә татар һәм башкорт эстрадасы йолдызы Әнвәр Нургалиев, «Голос. Дети» проекты финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Татарстан Республикасының халык артисты Вил Усманов, шулай ук Свердловск өлкәсенең иң яхшы милли иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.
Бәйрәмнең төп вакыйгаларының берсе — милли көрәш турниры булачак. Җиңүчегә тәкә һәм акчалата бүләк тапшырылачак. Моннан тыш, бәйрәмнең спорт программасында ат чабышы, кул көрәше, аркан тартышу, гер күтәрү ярышлары булачак. Шулай ук кунаклар арасында кыйммәтле бүләкләр уйнатылачак.
Бәйрәму мәйданында урнашачак милли ишегалларында Урта Урал, Татарстан һәм Башкортстан халыкларының мәдәнияте һәм аш-суы тәкъдим ителәчәк.
Быел өлкә Сабан туе 30 меңгә якын кунак җыярга тиеш, ди оештыручылар. Чара Россия Федерациясе Президенты игълан иткән Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган.
Чыганак: Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге