tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ирек Шәрипов Ижау шәһәрендә Удмуртиянең милли сәясәт министры Эдуард Петров белән очрашты
Ирек Шәрипов Ижау шәһәрендә Удмуртиянең милли сәясәт министры Эдуард Петров белән очрашты

Ирек Шәрипов Ижау шәһәрендә Удмуртиянең милли сәясәт министры Эдуард Петров белән очрашты

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Илдус улы Шәрипов эш сәфәре белән Удмуртия Республикасында булды. Ул Ижау шәһәрендә биредәге милли сәясәт министры Эдуард Степанович Петров белән очрашты.

Чара барышында алар Удмуртия татарларының иҗтимагый оешмалары һәм дәүләт органнары арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыту,  Бөтендөнья татар конгрессы белән уртак проектлар булдыру хакында фикер алышты.

Татарстанда да удмуртлар саны 20 меңгә якын булуын исәпкә алып, Эдуард Петров Казанга эшлекле сәфәр белән килергә җыенуың хәбәр итте. Визит барышында Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге белән очрашу теләге барлыгын да белдерде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*