tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иркутск өлкәсе татарлары Ураза гаетен бергәләп бәйрәм итте
Иркутск өлкәсе татарлары Ураза гаетен бергәләп бәйрәм итте

Иркутск өлкәсе татарлары Ураза гаетен бергәләп бәйрәм итте

Иркутск өлкәсенең Чунский шәһәрендә милләттәшләребез Ураза гаетен быел аеруча көтеп алды. Бәйрәмгә 58 кеше җыелган. Бу хакта Чунский районы “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Финдия Дәүләтхуҗина хәбәр итә.

Биредәге татарлар хәзер мәчет салу эше белән мәшгуль. Дингә өлкәннәр дә, яшьләр дә тартыла. Быел беренче тапкыр ай буе ураза тотучылар, намаз укучылар да булган.

Ураза гаете бәйрәмендә газеталарының 4 нче санын да чыгаруга ирешкәннәр. Бәйрәм чарасын оештыруда, милли ризыкларыбыз белән табын әзерләүдә бар эшне “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары башлап йөргән.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*