tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Чиләбе өлкәсе Закон чыгару Җыены рәисе белән очрашты
Васил Шәйхразыев Чиләбе өлкәсе Закон чыгару Җыены рәисе белән очрашты

Васил Шәйхразыев Чиләбе өлкәсе Закон чыгару Җыены рәисе белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев Чиләбе өлкәсе Закон чыгару Җыены рәисе Александр Владимир улы Лазарев белән очрашты.

Очрашуда Чиләбе өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре һәм киләчәккә планнары турында фикер алышынды. Милли Шура рәисе Чиләбе өлкәсе татар Конгрессының нәтиҗәле эшен билгеләп үтте.

Хәзерге вакытта Чиләбе өлкәсе территориясендә якынча 180 меңгә  татар яши. Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы үз эшчәнлеге дәверендә Көньяк Уралдагы ике йөз егерме мең татар мәнфәгатьләрен кайгыртучы абруйлы оешмага әверелде. 2009 елда Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе итеп VI чакырылыш Чиләбе өлкәсе Закон чыгару Җыены депутаты Лена Рафик кызы Колесникова билгеләнде. Ул хәзер регионда актив эшчәнлек алып бара.

Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы милли гореф-гадәтләрне популярлаштыручы, татар халкының күренекле эшлеклеләренә карата кызыксыну уятучы, сәнгать һәм әхлакый кыйммәтләрне пропагандалаучы күпсанлы массакүләм мәдәни чаралар оештыра.  Чиләбе өлкәсендә милли бәйрәмнәр Сабантуй аеруча популяр. Аларда төбәкнең меңләгән халкы һәм кунаклары катнаша.

Чиләбе өлкәсе татарлары Конгрессының актив эше нәтиҗәсендә:

  • Бушлай татар теле курслары ачылды.
  • 414-нче номерлы балалар бакчасында татар төркеме ачылды.
  • 81-нче номерлы мәктәп базасында кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен татар телен өйрәнү буенча факультатив булдырылды.
  • Чиләбе дәүләт педагогика университеты студентлары хәзер «Татар теле һәм укыту алымнары” белгечлеге буенча өстәмә белем ала алалар.
  • Чиләбе дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә талантлы яшьләр музыкаль фольклористика кафедрасында профессиональ әзерлек ала.
  • Әйдәп баручы татар музыкантлары, артистлары гастрольләре һәм язучылар белән очрашулар даими үткәрелә.
  • Мәдәният министрлыгы белән берлектә ел саен үткәрелә торган «Уралым» милли җыр фестивале, шулай ук күп кенә концертлар һәм башка мәдәни чаралар үткәрелә.
  • Чиләбе өлкәсе мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән Муса Җәлил иҗаты, «Тукай укулары» мәдәни кичәләре үткәрелә.
  • Көньяк Урал татарлары тормышында булган вакыйгалар, татар мәдәнияте, әдәбияты, сәнгате һәм гореф-гадәтләре турында сөйләүче «Хәзинә» газетасы һәм телетапшыруы булдырылды.
  • Татар әдәби телен иҗат итүче Габдулла Тукайга, танылган татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә һәйкәлләр ачылды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*