tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Луганск Халык Республикасына бара
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Луганск Халык Республикасына бара

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Луганск Халык Республикасына бара

4-6 нчы май көннәрендә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев эш сәфәре белән Луганск Халык Республикасына барачак. Биредә “Донбассның традицион диннәре – экстремизмга һәм неонацизмга каршы” дип исемләнгән Халыкара конференция уза. Вице-Премьер шул чарада катнаша.

Моннан тыш, Васил Шәйхразыев эш сәфәре барышында, Алчевск шәһәре башлыгы Альберт Апшев белән рәсми очрашу уздыра. Донбасста яшәүче татарлар белән күрешеп, аларны борчыган мәсьәләләр хакында да сөйләшәчәк.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*