Иркутски татарлары даими рәвештә ниндидер чаралар уздырып тора. Аеруча да бу эштә “Идел-Ангара” татар яшьләре берлеге актив катнаша. Яңа ел алдыннан аларның ике проекты шәһәркүләм бәйгесендә дә җиңеп чыккан. Башта берлекнең рәисе Наил Солтанов белән февральдә узачак “Ангара таңнары” фестивале турында сөйләштек.
– Наил, быел фестивальдә кемнәр катнашачак?
– “Ангара таңнары” өлкә сәнгать фестиваль-бәйгесен быел инде дүртенче тапкыр уздырачакбыз. Аның максаты – өлкәдә яшәгән татарларның иҗаты белән таныштыру. Татарлар бергә җыелып үзләренең җыр, бию сәнгатен, уен коралларында уйнау, нәфис сүздә остарлыкларын күрсәтә. Фестиваль көне буе дәвам итә. Башта сайлап алу туры уза. Аннары инде гала-концерт каралган. Чараны татар-башкорт мәдәни үзәге оештыра. Без “Идел-Ангара” яшьләр оешмасы аларга ярдәм итәбез. Шулай ук Иркутски хакимияте бина белән ярдәм күрсәтә.
– Фестивальгә кайсы яклардан татарлар киләчәк?
– Иркутски, Усолье-Сибирское, Ангарски, Братски, Черемхово шәһәрләренән, Залари бистәсеннән, Чуна районы (Кулиш авылы), Оса районы, Бохан районы (Тараса, Хохорск авыллары), Эхирит-Булагат районы (Усть-Орда бистәсе, Олой авылы), Баяндай районы (Люры авылы), Нукут районы (Харёты авылы, Яңа Нукут бистәсе), Аларски районы (Кутулик бистәсеннән) 100ләп кеше катнашачак. Гран-при һәм өч җиңүче булачак. Узган елны гран-прины Максим Яблочкин яулады. Аның әнисе – татар, әтисе – урыс. Ул Залари бистәсендә мәдәният йортында җырлый. Үзе татар телен белми, әмма татар җырларын матур башкара. Беренче урынны Александр Фролов алды. Ул урыс егете булса да “Аерылмагыз” җырын башкарды.
– Димәк, бу бәйгедә татарлар гына катнашмый булып чыга.
– Әйе башкару татар телендә булырга тиеш, ә катнашуын төрле милләт вәкилләре катнаша ала. Теләк кенә кирәк. Фроловка татарча сүзләр әйтелеше белән ярдәм иттек.
– Сездә белүемчә татар теленә өйрәтү мәктәбе эшләп килә.
– Әйе, бу безнең проект “Татар теле һәм мәдәнияты мәктәбе” дип атала. Дәресне тумышы белән Сабадан булган Фирдәүс Зәйнулина укыта. Барлыгы 10-15 кеше дәрескә йөри. Күптән түгел ул шәһәр күләмендәге “Изге эшкә миллион” дигән шәһәркүләм бәйгедә икенче урынны алды. Әлеге мәктәп узган елны гыйнвардан-майга кадәр барды. Аннары ноябрьдә яңадан башланды. Татар теленә өйрәтүдән тыш, лекциянең бер өлеше татар мәдәнияте һәм тарихы турындагы сөйләшүгә багышлана.
Тагын әле 2011 елдан бирле Иркутскида “Татар киносы көннәре” проекты да эшли. Татар киноларын Тукай туган көненә туры китереп апрель-май айларында күрсәтәбез. Ел саен 3-4 фильм күрсәтелә. Әлеге проект өченче урынга лаек булды.
– Барлыгы бу бәйгедә күпме проект катнашты?
– 206 катнашты, шуларның 120се җиңде. Әле тагын “Иң яхшы милли мәдәни үзәк” бәйгесе үтте. Анда безнең татар оешмасы өченче урынны яулады. Без яшьләр оешмасы алар белән бергәләп эшлибез. Яшьләр “Таtаr party” кичәләре оештыра. Барлыгы 100ләп кеше килә чарага. Шул чаралар ярдәмендә татар яшьләре арасында гаилә корып җибәрүчеләр артты. Берничә кеше никах укытты.
– Иркутскида мәчет бармы?
– Әйе бар. 2012 елда ул үзенең 115 еллыгын билгеләде. Аны татар сәүдәгәрләре төзегән булган.
– Имамы татармы?
– Әйе, Фәрит хәзрәт Мингалиев.
– Сез бергәләп эшлисезме?
– Ул бит дини оешма. Анда гарәп теле курслары уза. Элек без бергәләп эшли идек, хәзер аерымрак. Шулай да Корбан һәм Ураза гаетләрен бергәләп уздырабыз. Элек мәчеттә җыелып дини чаралар уздыра идек. Аннары ничектер аерылдык.
– Ә татар-башкорт оешмасының үз бинасы бармы?
– Шәһәр хакимияте бер сәүдә үзәгендә берничә милли-мәдәни үзәккә бүлмәләр бүлеп бирде. Татар үзәгенеке 20 квадрат метрны тәшкил итә. Татар яшьләре исә кайвакыт шундагы конференц-залында җыела. Ул барысы өчен дә гомуми. Анда безнең татар теле дәресләре уза.
Ландыш Харрасова,
“Азатлык” радиосы