tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Берлин Раштуасында татар көйләрен алкышладылар
Берлин Раштуасында татар көйләрен алкышладылар

Берлин Раштуасында татар көйләрен алкышладылар

Берлин филармониясе – Европаның үзенчәлекле сәнгать сарайларының берсе. 2440 тамашачы сыйдырышлы бишпочмак рәвешендә төзелгән бу бинада сәхнә түрдә түгел, ә залның уртасына урнашкан. Кельн югары музыка һәм бию мәктәбендә белем алучы Илүсә Хуҗина сүзләренчә, 22 декабрь көнне үткән концертта буш урыннар булмаган диярлек. Илүсә татар җырлары яңгыраячагын алдан белмичә килгән тамашачының, аларны ишеткәч гашыйк булып, рухланып кайтып китүен әйтә.

Филармония афишаларына Раштуа бәйрәме уңаеннан балалар өчен гаилә концерты дип язылган һәм бу концертта Чайковскийның “Щелкунчик” балетыннан өзек тә уйналасы әйтелгән булган.

Раштуа концертын Берлин симфоник оркестры башкаруында Фәрит Яруллинның “Шүрәле” балетыннан увертюра ачып җибәргән. Алып баручы тамашага килгәннәргә алман телендә “Шүрәле”нең эчтәлеген сөйләгән. Аннан соң Илүсә Рөстәм Яхинның “Оныта алмыйм”, “Китмә сандугач”, “Күңелемдә яз” романсларын башкарган. Алып баручы шулай ук бу җырларның да нәрсә турында икәнен әйтеп узган.

“Тамашачы шулкадәр бирелеп тыңлады, һәр җырны да көчле алкышларга күмделәр. Тәнәфес вакытында минем яныма килеп рәхмәт әйтүчеләр дә күп булды. Кайберәүләр яңадан җырларның эчтәлекләре белән кызыксынды. Концертның икенче бүлегендә оркестр “Щелкунчик”ны уйнагач, тамаша Салих Сәйдәш маршы белән төгәлләнде. Белсәгез сез, халыкның бу көйне ничек алкышлаганын. Аны сөйләп тә, әйтеп тә бетереп булмый.

Мин классик әсәрләр башкаручы буларак, шуны әйтәсем килә, татар классик музыкасы – ул дөнья әсәрләре рәтендә торырдай көйләр. Безнең әсәрләрне башкару оркестрга да, җырчыга да җиңел түгел. Үзенчәлекле моңлы көйләрдәге аһәңи бизәкләрне тамашачыга җиткерү дә шулай ук авыр. Әмма безнең классик әсәрләребездәге бу бизәкләр дөнья сәнгате дәрәҗәсендә. Классик әсәрләрне тыңлаган тамашачы аларны белә һәм гадәти бер яңгыраш буларак кабул итә, ә татар моңнарын ишеткәч, әгәр ул профессиональ дәрәҗәдә башкарылса, үзгә яңалык буларак рухланып кабул итә”, ди Хуҗина.

Бу концерт програмын Берлин филармониясенә Иркутски симфоник оркестры дирижеры Илмар Лапиньш тәкъдим иткән. Дөнья сәхнәсендә читтән дирижерлар чакыру һәм шулай ук ниндидер програмнар тәкъдим итү гадәти күренеш. Програмны Берлин филармониясе директоры Мартин Һофман хуплаган һәм нәкъ Раштуа бәйрәме уңаеннан тамашачыга ишеттерергә карар кылган.

Лапиньш – татар әсәрләре белән яхшы таныш дирижер. 1975-78 елларда ул Җәлил театрының баш дирижеры булып эшли. “Татар җырлары аның күңелендә, ул аның өчен якты хатирә”, дип белдерде Азатлыкка җыр сәнгате галимәсе Зилә Сөнгатуллина.

Дирижер яңа ел алдыннан Берлинда уйналган програмны 2013 елда Иркутскида тамашачыга тәкъдим иткән була инде. Ул чакта Яхин романсларын Филүс Каһиров башкара. “Аның Берлин концертына килә алмавы билгеле булгач мине чакырдылар”, ди Илүсә.

Илүзә Кельндә белем алу белән беррәттән Германиядә татар көйләрен дә ишеттерергә тырыша. 16 декабрьдә аның укытучысы студентлары белән иҗат концерты куя. Бу концертта Илүсәнең операдан ария белән беррәттән татар әсәрен дә башкаруын сорыйлар. Ул Яхинның “Күңелемдә яз” һәм “Оныта алмыйм” романсларын җырлый. Шулай ук җылы сүзләр күп була. Аның янына килеп: “Бернәрсә дә аңламасак та көе белән рухланып утырдык”, дип белдерәләр. “Яңа көйләр ишетү аларның күңеленә хуш килә”, ди Илүсә.

Илүсә 2013 елда Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. Татарстанның халык артисты Клара Хәйретдиновадан җырлау серләренә өйрәнә.

Наил Алан, “Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*