tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Исеме генә түгел, шөгыле дә гүзәл аның
Исеме генә түгел, шөгыле дә гүзәл аның

Исеме генә түгел, шөгыле дә гүзәл аның

Бу көннәрдә Төмән шәһәрендә яшәүче Гүзәл Ниязовага тантаналы рәвештә «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Төмән өлкәсе бүлеге исеменнән Рәхмәтнамә тапшырылды. Анда: «Югары Баш командующийның хәрби бурычларын үтәүче махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларыбызга күрсәтелгән ярдәм һәм, битараф калмыйча, күрсәткән патриотизм өчен» дип язылган. Мондый ук хатка Гүзәлнең әнисе, филология фәннәре докторы, профессор Гөлсинә апа Ниязова да лаек булды.

Махсус хәрби операция барышында өлешчә мобилизация башлануга, Гүзәл Мансур кызы интернетта солдатларга дип оекбашлар, бияләйләр, перчаткалар бәйләүчеләр төркеменә юлыга. «Сугышчан туганлык» волонтерлары белән элемтәгә кереп, киңәшләшкәннән соң, хәленнән килгәнче ярдәм итәргә теләп, ул да йоннан оекбашлар бәйләргә карар кыла. Теләген әнисенә әйткәч, Гөлсинә апа җепләр сатып алып кайтып бирә. Гүзәл дәртләнеп, кышкы салкыннарда егетләребезнең аяклары туңмасын дип, эшкә тотына. Балачакта Майрә әбисе өйрәткән һөнәрнең онытылмаганына сөенә ул. Кызының тырышканын күреп, әнисе дә шатлана һәм буш вакытларында ул да кулына инәләр белән җеп алып, төннәр буе утыра. Гүзәл фантазиясен дә эшкә җигеп, оекбашларның кунычына, Россия флагына охшатып, ак, зәңгәр, кызыл төсләр кертеп тә бәйли. Аннары күңел җылысын кушып бәйләгән оекбашлар эчләренә: «Кадерле сугышчы, сиңа өйдәге кебек җылы булсын. Исән-сау әйләнеп кайт!» дип язылган хатлар да тыга. 30дан артык оекбаш әзер булгач, Гөлсинә Мәүлит кызы аны гуманитар ярдәм алып баручыларга тапшыра. Озак та үтми, Гүзәлне гаҗәпкә калдырып, штаб командиры шалтырата. Ул бүләкләрне алганнарын, әлеге бизәкле оекбашларны бары батыр йөрәкле егетләргә генә тапшырылганын әйтә һәм кайнар рәхмәт белдерә. Сөйләшкән арада ул Гүзәлгә госпитальдә ятучы яраланган егетләргә махсус кыска кунычлы оекбашлар бәйләргә киңәш итә. Шуннан соң Гүзәл 20дән артык башмак әзерли.

Гүзәл Мансур кызы 1974 нче елда Төмән шәһәрендә, 2 балалы гаиләдә туып-үсә. 5 яшендә каты чирләп, сәламәтлегенә зыян килү сәбәпле, 1-8 нче сыйныфларны ул Күкрәнде авылында әбисе белән бабасында яшәп, укый. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Ваһап кызы оныгының яхшы белем алып чыгуын бик кайгырта һәм моның өчен бөтен көчен куя. Шуңа да Гүзәл әбисенең соңгы көненә хәтле янында була, кайгы-шатлыкларын уртаклашып, тормышына ямь, мәгънә өсти. Ваемсыз балачагы авылда узгангадыр, ул әле дә Күкрәнде авылына сагынып яши. Гүзәл күп китап укый, бигрәк тә рус һәм татар классик язучыларының әсәрләрен ярата. Моннан тыш ул сәйлән, алмаз мозаикасы белән картиналар ясый. Сеңелесе Динараның балаларын аякка бастырырга ярдәм итте. Әтисе Мансур Камал улы вафатыннан соң, 11 ел инде ул әнисенә зур бер терәк булып, янында яши.

Тиздән Гүзәл Мансур кызы 50 яшьлек юбилеен каршылый. Форсаттан файдаланып, без аңа ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхетле озын гомер, саваплы, мәрхәмәтле шөгылендә уңышлар телибез.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*