tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зәй гармунчылары “Уйнагыз,гармуннар!” фестиваленә җыелды
Зәй гармунчылары “Уйнагыз,гармуннар!” фестиваленә җыелды

Зәй гармунчылары “Уйнагыз,гармуннар!” фестиваленә җыелды

1 майда һәр ел саен Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәтфир Җиһаншин истәлегенә багышланган «Уйнагыз, гармуннар!» район фестивале үткәрелә.

Быел ул 21нче тапкыр үткәрелде. Район һәм шәһәрнең 30дан артык гармунчысы жюри алдында чыгыш ясап, үз осталыгын күрсәтте. Аларның  мәдәният идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Дина Коронова, балалар музыка мәктәбе педагогы Надежда Красильникова һәм район мәдәният йорты җитәкчесе урынбасары Гөлсинә Габдуллина бәяләде. Катнашучыларның уйнау осталыгы берәүне дә битараф калдырмады

Фестиваль җиңүчеләренә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Чыганак: zainsk-inform.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*