tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апас “Җәмигъ” мәчетендә уку елына йомгак ясалды
Апас “Җәмигъ” мәчетендә уку елына йомгак ясалды

Апас “Җәмигъ” мәчетендә уку елына йомгак ясалды

Апас “Җәмигъ” мәчетендә уку елына йомгак ясалды. Бу уңайдан дини белем нигезләрен алучы балалар өчен бәйрәм оештырылды.

Бәйрәм мәчет шәкертенең матур азан әйтүе белән башланып китте. Һәр бала Коръән сурәләрен укып, аларның тәфсирен сөйләп бирде, Коръәннән гарәпчә аятьләр укыды. Мәчет имамы Фәргать хәзрәт уку елы тәмамлану белән котлап, балаларга җылы теләкләрен ирештерде, алган белемнәренә югары бәя бирде, бүләген тапшырды. Бәйрәмдә катнашкан әниләр, абыстайлар да үзләренең матур фикерләрен әйттеләр, мөгаллимә Гөлчәчәк ханымга рәхмәтләрен җиткерделәр, яңадан-яңа уңышлар теләделәр. Назирә Җиһаншина, Мәрьям Хәйрова, Рәйсә Рамазанова да балаларны үзләренең күчтәнәчләре белән сөендерделәр.

Бәйрәм балалар өчен махсус әзерләнгән чәй табыны артында дәвам итте.

Чыганак: apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*