tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Казан халыкка хезмәт итәме?
Иске Казан халыкка хезмәт итәме?

Иске Казан халыкка хезмәт итәме?

Соңгы елларда Татарстанда милли-мәдәни мирасыбызны саклау өчен күп кенә изге эшләр башкарылды. Тарихи вакыйгаларга бәйләп, күренекле шәхесләребезгә бәйле музейлар ачылды, һәйкәлләр калкып чыкты, истәлек ташлары куелды, чишмәләр тергезелде… Бүген аларны карап-тө­зекләндереп тоталармы, халык йө­риме, гомумән, бу ис­тә­лекле урыннар үз мис­сия­cен башкарамы? Шуның ише уйлар белән, тарихи хәтерне саклаучы җирләргә сәяхәт башларга булдым. Беренче сәфәрем Иске Казанга иде.

Кайбер галимнәрнең “Казан ханлыгының пайтәхете элек шунда булган”, – дип әйтүләрен һәм үз фаразларын дәлилләп гыйльми хез­мәтләр язуларыннан хәбәр­дар­мын. Әмма “Иске Казан” дигән сүз үзе үк халык те­лендә йөрми башлаган һәм аның кайда икәнен тәгаен генә белүче дә юк иде. Шө­кер, милләтпәрвәр егетебез, “Таттелеком” оешмасы генераль директоры Лотфулла Шәфи­гуллин борынгы каланы тергезеп, аны татар тари­хының бер һәйкәленә әве­релдерде.

“Кала капкасыннан” кер­гәч тә, уң яктагы бинаның диварына Туфан Миңнуллин­ның: “Изге урыннар! Бездә бик күп алар. Халык ул урыннарны үзенең риваятьләрен­дә олылап искә ала. Онытмасын өчен алар буыннан-буынга күчеп килә. Иске Казан – шундый урыннарның берсе. Ярамый аларны онытырга. Болай да хәтеребез начарланды. Хәтерсез халык – юк халык ул”, – дип әйт­кәннәре язылган.

Сәфәргә чыгар алдыннан Шиһабетдин Мәрҗанинең “Мөстәфадел-әхбар фи әхва­ли Казан вә Болгар” дигән китабын карап чыктым. Иске Казан турында шактый язган Шиһабетдин хәзрәт, кала урнашкан урынны шактый нечкәләп сурәтләгән. Аның сүзләре белән әйтсәк: “… бу урын һәм мөселманнар, һәм руслар телендә “Иске Казан” дигән исем белән мәшһүр. Әлбәттә, һичбер мөнәсә­бәт­сез алай дип атамаган булырлар… Бу урын мөселман авылларының үзәгендә булып, Олы Себер юлы – “Патша юлы” өстендә, Казан суы төшә торган биек тау башында булуыннан шәһәр урыны булырга бик лаек… Борын заманда шәһәр тирәләрендә табигый саклык корылмалары, мәсәлән, текә ярлы зур сулар яки биек таулар шикелле нәрсәләрнең булуы күздә тотылган!”

Торгызылган һәм тарихи-мәдәни, табигый музей-тыю­лыкка әйләнгән Иске Казан борынгы кала урынында тү­гел. Аны тарихи урында торгызу максат итеп куелмагандыр да. Халык йөрергә якын булсын дип тигезлектә, тимер юл буендагы Камай авылы янында эшләгәннәр. Иске Казанның тарихи нигезе исә, Мәрҗани сурәтләгәнчә, биек тау башында һәм аны мул сулы текә яр да саклаган. Бу баруымда әнә шул нигезгә аяк бастым.

Мулла-Хаҗи чишмәсе 

Әлеге чишмә язмышы да, Туфан абый әйткәнчә, ри­ва­ять­ләрдә саклана. Мине озатып йөрүче, музей экспонатларын саклау буенча белгеч Илдар Мускиев Мулла-Ха­җи­ның гаскәр башлыгы булуы, аның Иске Казанга нигез салучыларның берсе – Ал­тынбәкнең сеңлесе Гай­шә­бикәгә өйләнүе, монда кил­гән халыкның Гайшәбикә ка­беренә барып, аның рухы алдында баш июе турында юл буе сөйләп барды. “Чиш­мә турында шунда баргач, аерым сөйләрмен”, – дип тә өстәде.

Риваятьләр раславынча, әлеге чишмә Мулла-Хаҗи кабере астыннан бәреп чыгып инде ничә гасырлар буе агып ята. Чишмәдән ерак түгел зират булган. Илдар сөйлә­венчә, атеизм чәчәк аткан чорда “өстән” зиратны җир бе­лән тигезләргә, чишмәне томаларга дигән әмер килгән. Чөнки тирә-як  татар авыл­лары халкы биредә төр­ле дини йолалар үтәгән. Дин “ха­лык өчен опиум” булган елларда хакимлек мондый хәлгә юл куя аламы соң? Шулай итеп күрше авылдан трактор килеп зиратны җир белән тигезли, кабер ташларын каядыр алып китәләр. Шуннан чишмәгә бетон измәсе агыза башлыйлар, янәсе, тамагың тыгылсын! Бер-ике көннән килсәләр, чишмә бетон астыннан бәреп чыккан. Яңадан бетон измәсе агызалар. Берничә көннән “чишмә хәлен” белергә тагын киләләр, ә су исә икенче җирдән бәреп чыккан. Инде нишләргә? Кемдер: “Әйдә – чишмә калсын, иң мөһиме зиратны җир белән тигезләдек”, – дип куя. Каршы әйтүче табылмый.

Күпмедер вакыт узгач, гаҗәп хәлләр башлана, зи­рат­ны, чишмәне бетерүдә катнашканнар берәм-берәм үлә башлый. Табиблар сәбә­бен ачыклый алмыйлар. Иң элек тракторчы вафат була. Илдар әйтүенчә, берәү генә исән кала. Инде 20нче гасыр ахырлары җиткәндә Мулла-Хаҗи чишмәсе янына бер машина килеп туктый. Аннан бер бабайны күтәреп алып чыгып чишмә каршына утырталар. Сәгатьләр буе елап утыра бу. Баксаң, әлеге карт зиратны тигезләүдә катнашкан комсо­мол­ларның берсе икән.

Булган хәлләрме бу, юкмы – анысын кистереп әйтү кыен. Әмма дингә каршы көрәшнең шактый аяусыз булуы дөрес. Әле Илдар да әй­теп куйды, Мүлмә авылында китапханәдә эшләүче Мәр­дәнова Гөлнарның каенатасы Равилне шушы эшләрдә катнашудан баш тарткан өчен эт итеп кыйнап ташлаган булганнар. “Гөлнарның үзенә шалтыратып сораштыра аласың”, – диде Илдар. Со­рашып-төпченеп тормыйм, андый мисаллар тарихта җитәрлек. Мәчет манарасын кистергән яки үзе кискәннәр­нең нәселләре коруы турында да ишеткән бар. Мондый гыйбрәтләрне халык кайчак үзеннән өстәп, арттырып сөйләсә дә, алар тарихи вакыйгаларга нигезләнә һәм үзләренә күрә “гыйбрәт бе­лән тәрбияләү” чарасы булып тора. Хәер, гыйбрәт-са­бак – гомер-гомергә тәрбия­нең нигезе инде ул. Мин тарихыбыз, шәхесләребезгә бәйле бөтен истәлекле урыннарга шул күзлектән чыгып карыйм.

Борынгы калага ни җитми? 

Илдар мине яңадан Иске Казанга алып кайтты. “Сорау­ларың калган булса, әйт!” – диде. Сораулар бар иде үзе, алар һаман да күңелне бимазалап тора. Иң беренчесе шул: Иске Казанның “яңадан төзелүенә” инде 8 елга якын вакыт узды, баксаң, җире тер­кәлмәгән дә икән. Күзәт­челек органнары килеп, музеегызга йозак салабыз, дип әйткәннәр икән дип тә ишеттем. Бу хакта Иске Казан тарихи музей директоры Габ­деләхмәт Габделәхәт улы Котдусовка да сүз каттым. “Әйе, андый мәсьәлә бар, җи­тәкчелек шөгыльләнә”, – диде ул. Быел җир теркәлеп, бо­рын­гы кала законлы рә­веш­тә яши башлар дигән өмет бар. Уйлавымча, Биектау рай­о­нында милли-мә­дәни, тарихи мирасны сак­лау­га тиешле игътибар биреп җит­кер­миләр. “Иске Казан” хез­мәт­кәрләре эшенә тел-теш тидерәсем килми. Ә менә: “Район җитәкчелеге монда еш киләме?” – дигән сорауга җавап бирмәделәр, кыенсындылар. Ә бит Иске Казан, Габделәхмәт әфәнде үзе үк әйтмешли, милләт абруен күтәрүдә, татарны дөньяга танытуда аерым урын тота ала. Бирегә ки­лү­челәр саны елына 15 меңнән артып киткән. Шуңа күрә борынгы каланы “эчтәлек бе­лән” тагын да баетасы иде. Элег­рәк монда “Түгәрәк уен”нар уз­дырылды. Иске Казанның үз бәйрәмнәре ки­рәк. Халык тагын да күбрәк йөрер иде. Түбәтәйләр тегү буенча осталык дәресләре, мылтыктан, җәядән ату кебек чаралар үтә үзе.

Алары да булсын. Ни өчен, мәсәлән, фольклор бәй­­рәм­нәре уздырмаска, төр­ле милли йолалар күр­сәтмәскә. Монда бит Татарстаннан гына тү­гел, Россия төбәкләреннән, чит илләр­дән дә киләләр. Мин барганда Омск якларыннан кунак­лар бар иде. “Иртәгә аме­риканнарны көтәбез”, – ди­деләр. Аннан соң музей директоры әйтүенчә, монда кил­­гәндә кунаклар татар авыллары аша уза, халыкның яшәү рәвеше белән таныша. Ә татар кем алдында да йөзе кызармаслык итеп тормыш ко­ра белә ул. Сүз уңаеннан әйтим әле, Габделәхмәт Котдусов Ямаширмә авылында тәвә кошлары тота. Алардан тыш аккошлар, йорт куяннары, кәҗә, ишәк, сыер, төрле экзотик кош-кортлар да асрый. Үз биләмәсе уртасында балык күле дә булдырган. Кыскасы, авыл туризмы бе­лән ныклап шөгыльләнә ул һәм үзенә килгән кунакларны Иске Казанга да алып бармый калмый. Маладистан баш­ка нәрсә әйтәсең бу егет­кә.

Биектау районында ха­лыкның игътибарын җәлеп итәрлек төп урын саналган Иске Казан тагын да гөрләсен иде, анда төрле вакыйгалар булып торырга тиеш.

Тагын бер мәсьәләгә тукталыйм әле. Милләт горурлыгы, музыка өлкәсендә Тукаебызга тиңләрлек Салих Сәйдәшевның тамырлары шушы төбәктә. Бабасы Бик­чәнтәй – Биектау районы Өбрә авылыныкы. Андагы Сәйдә­шев музее бер-ике ел ябылып торып, яңадан ачылган дип ишеттем. Миңа: “Ос­тарып утырма, үзең барып-күреп кайт!” – дип әйтүче табылыр. Барырмын, Ходай кушса, тик юлын белмим. Андый урыннар турында күр­сәт­кеч такталар кую кыен микәнни? Аннан соң районга килгәч, урамда кешеләрдән Сәйдәшев, Өбрә турында сорашканым бар. Берни дә белмиләр. Арчага кайтып Тукай турында сорашып карагыз әле! Бөегебез туган Кушлавычны, ул яшәгән Кырлайны белмәүчеләрне күп табарсыз микән? Кыскасы, безгә тарихыбыз белән горурлану җитми кебек. Биектаулылар, әле татар зыялылары бертуган Садри һәм Әх­мәт­һади Максудилар, күре­нек­ле композитор Солтан Габәши белән дә горурлана ала. Тик горурлык хисләре “эчтән бәреп битләрдә янсын” өчен халык алар турында мәгъ­лүматлы булырга тиеш.

Без бүген иң югары дә­рә­җәдә Татарстанда туризмны үстерү турында сөйләшәбез. Җыелып сөйләшәбез дә таралышабыз. Юкса кешегә күр­сәтерлек, мактанып сөй­ләрлекләребез бик күп. Тик “кайсыдыр шөрепләр” эш­ләп җиткерми. Бу мәкаләне акыл сатар өчен түгел, уйланыр өчен яздым. Һәм язганнарым зур сөйләшүнең башы булыр дип өметләнәм. Ә тарихи урыннарга сәфәрем дәвам итәр, иншалла.

Риман Гыйлемханов

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*