tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Кәкерле авылы халкы: «Безнең авыл осталары балта белән бер урынга ике тапкыр сукмаган»
Иске Кәкерле авылы халкы: «Безнең авыл осталары балта белән бер урынга ике тапкыр сукмаган»

Иске Кәкерле авылы халкы: «Безнең авыл осталары балта белән бер урынга ике тапкыр сукмаган»

Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылы балта осталарының даны еракларга таралган. Башкортстан, Әстерхан, Сыктывкар, Ульяновск, Мәскәү өлкәләрендә алар төзеп биргән йортларның хисабы бармы икән?! Хәтта Япония, Камчатка якларындагы йортларда да Кәкерле авылы егетләренең кул җылысы калган.

Горурлык

Биредә йортларны, әллә кайдан ук балкып торсын өчен, бер якта җиде тәрәзә калдырып, матур, мул итеп салышлы. Ә инде йортларның эчләре үзе бер тамаша! Ул бүрәнәләрнең юанлыгына, аларның тигезлегенә сокланып туймаслык. Ник бер ярыгы булсын!

– Безнең авыл осталары балта белән бер урынга ике тапкыр сукмаган. Сызган җирдән бер сугуда уеп алганнар, – ди авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фәткуллин. – Сугышка кадәр дә безнең авылга килгән кешеләр, зур, матур, чиста итеп һәм тәртип  белән салынган йортларны күреп, гаҗәпкә калганнар. Безнең авыл проект белән эшләнгән, шуңа күрә урамнар да тигез. Алты йортка бер тыкрык туры килә.

Бу авыл егетләренең бизәкләп салынган йортларын шактый җирләрдә очратырга мөмкин. Күз алдына гына китерегез, 1990 еллар ахырында Иске Кәкерле авылыннан 6шар кешедән торган 70ләп бригада илнең төрле почмакларына чыгып китеп, агачтан бурап өйләр сала торган булган. Кая гына булмасын, бу татар егетләре ут уйнатып эшләгән, ә аннан соң таң калдырып, тальянда өздергәннәр. Әлеге гадәт хәзер дә сакланган. Бу авылдан 50дән артык ир-ат, бригадалар булып оешып, төрле җирләргә йорт салырга чыгып китә. Мәсәлән, әле күптән түгел бер төркем Сочи, Кырым, Казан һәм Мәскәүдән йөреп кайткан.

– Балта остасы – безнең ата-бабаларыбыздан калган һөнәр. Алар да такта ярып, йорт төзеп йөргәннәр. Бармаган җирләре калмаган. Элеккеге елларда безнең егетләребез Башкортстанга йөрде. Поездда кайтканда да, барганда да танышлар очрый иде. Заманында авылыбыз бик зур иде, 2000ләп кеше яшәде. Йортларны да бизәкләп салдылар. Хәзер бит бизәкле йортлар төземиләр. Кирпечтән өяләр дә өстен каплап куялар, – ди Рөстәм абый.

Хәер, ул үзе дә бу һөнәрнең ни икәнен яхшы белә. Авыл советында эшләсә дә, күңеле кушкан һөнәр белән шөгыльләнер өчен, һәр ялын түземсезлек белән көтеп ала.

– Җәйге ялымны бервакытта да авылда уздырганым юк. Бригада белән чыгып китәм. Бер түбә япсам, ел буена җитәрлек рәхәтлек алам, – ди ул. Ә үзенең күзендә очкыннар кабына. – Ул безнең канда. Аучы сезонын ничек көтә, без дә бригадалар белән чыгып китеп, йорт салуны шулай көтеп алабыз. Серенә 9 нчы сыйныфта төшенә башлаган идем, бүгенгә кадәр шул эш белән шөгыльләнәм. Казанда, Мәскәүдә, Ульяновскида, Башкортстанда без төзегән йортлар балкып тора. Нинди агач эше бар, барысын да булдырабыз. Күрше-тирәләрдә 90 нчы еллардан соң мәчетләр төзергә тотындылар. Башкортстанның күпчелек авылларында безнең кул җылысы кергән мәчетләрне табарга мөмкин. Кая гына барып керсәң дә: «Бу мәчетне Казан татарлары төзеде», – дип әйтәләр.

Үзенчәлекләргә килгәндә, бу авыл осталары әйтүенчә, һәр кеше, һәр бригада үзенә бер алым белән эшли. Осталыкка гомер буе өйрәнергә мөмкин, дигән фикердә тора алар.

– Кайбер кешеләрнең эшләгәннәрен күреп, хәйран кала торган идек. Боларны сөйләп аңлатып та булмый. Аны карап торырга кирәк. Үзеңне никадәрле оста дип уйласаң да, андыйларга карап, тагын әллә ни кадәрле тәҗрибә туплыйсың. Шулай да безнең осталарга гына хас аерым үзенчәлекләр бар. Теләсә нинди чуаш авылына барып кергәч, берәр йортка карыйм да: «Моны бит безнең авылныкылар эшләгән!» – дим. Үзеңнеке  үзәктә булганга, барыбер күңелгә якын. «О, безнең авылдашларның кулы тигән!» – дип, горурланып узабыз. Күрше авыл кешесе салганын шундук таныйбыз. Безнең кәрниз бизәгенең тирәнлеге элек-электән 2 сантиметр. Күрше авыл осталары аны башка төрле ясый. Аннан соң, түбә ябу тәртибе дә башка безнең. Калайларны ярып яба торган идек, – дип искә ала Рөстәм Фәткуллин.

Оста балтачылар әйтүенчә, эш тәртибе дә хәзер элеккедән аерыла:

– Элек бөтен эш кул белән башкарыла иде. «Дружба» пычкысын кабызыр өчен генә дә өч кеше кирәк иде. Хәзер барысын да җырлап эшлибез: механикалаштырылган. Хәзер балта эшенә чүкеч белән балта да алып бармыйсың. Элек бит кулдан балта төшми торган иде. Узган еллардагы кебек, өйдән икешәр-өчәр айга чыгып китү дә юк. Кулда машина булгач, ялларга өеңә кайтып, мунча кереп килергә була. Эшкә йөрү рәхәт инде. Элек җәй көне бер йорт салыр өчен уртача ике атна вакыт кирәк булса, хәзер аны кирпечтән күтәреп, түбәсен ябар өчен 4–5 көн дә җитә.

«Хатын белән икәү бүрәнә ярдык»

Авылда буыннар ныклыгы көчле. Төп нигезен калдырып китмичә, бүген дә каенаналары белән бергә яшәүче киленнәр күп. Заманында җир җимертеп, йортлар салып йөргән ир-атларның балалары да әти-әниләре юлыннан киткән. Мәсәлән, 85 яшьлек Рифкать абый Иматдиновның осталыгы улы Рафаэль абыйга күчкән.

– Мин мәктәпне тәмамлау белән үк авылдан чыгып киттем, – диде ул. – Шул гомердән бирле күпме юллар узылган да күпме йортлар салынган. Ягы-ягы белән йорт салу аерыла. Бездә якты, зур йортлар булса, Саранскида аларны биек итеп төзиләр. Йортларны күршедән уздырып, елдан-ел биегрәк итеп төзү гадәте кергән.

62 ел бергә яшәгән Гөлшат апа белән Равил абый Сабирҗановлар гаиләсенә дә сугылдык без. Равил абый да гомере буе йортлар салып йөрүче оста булган. Аларның үзләренең дә 46 ел элек салып чыккан йортларының гәрәбә кебек сары бүрәнәләренә карап сокланып туеп булмады. Равил абый гына түгел, хәләле Гөлшат апа да – үтә дә тырыш, сабыр хатын. Ире белән бергә такта да ярган, комбайнга утырып, урак та урган.

– Менә бу йортны без икебез такта ярып салдык. Бер көнгә ничә бүрәнә ярганбыздыр?! Аның исәпли дә белмәгәнбез. Без булмаган җирләр калмагандыр инде ул, – дип елмая сүзгә оста, җор телле Равил абый.

Аннан соң тальянын алып, өздереп җибәрә. Анысы – Равил абыйның тагын бер яраткан һөнәре. Нинди генә тальяны юк аның. Кыстатып тора торганнардан булып чыкмады бабаебыз. Без барында гына да ничә көй сузып җибәргәндер?

– Ир-атлар бер чыгып киткәндә 1–1,5 ай тора торганнар иде. Ул көннәрдә тормыш алып бару хатын-кызлар җилкәсенә кала иде. Бабай белән бергә биш бала тәрбияләп үстердек, – диде Гөлшат апа.

Йорт салыр өчен агачны ничек сайлыйсы?

Аның өчен өлгергән агачларны сайлап алырга кирәк. Сагызы агызылмаган булуы шарт. Агачның төбе яхшы. Очы тиз чери. Йорт салырга агачны кышын әзерлиләр, чөнки бу вакытта ул ныгыган, көч туплаган була. Ә җәен ул күп көчен яфракка бирә. Икенчедән, сагызы агып, кулга ябышмый. Эшләргә дә җайлы, чөнки тиз ярылып китә.

Зөһрә Садыйкова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*