tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта Татар халык бәйрәмнәре фестивале була
Санкт-Петербургта Татар халык бәйрәмнәре фестивале була

Санкт-Петербургта Татар халык бәйрәмнәре фестивале була

19 июньдә 12:00 сәгатьтә Санкт-Петербургта Дуслык йорты территориясендә Татар халык бәйрәмнәре фестивале була. Бу турыда Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестивальдә халык ярминкәсе, милли конкурслар һәм ярышлар, халык кәсепләре буенча остаханәләр, уен һәм конкурслар белән балалар мәйданчыгы, татар халык ризыклары һәм көнчыгыш халыклары аш-суы, татар эстрада һәм фольклор коллективлары һәм халык иҗатын яратучылар катнашында концерт программасы тәкъдим ителә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*