tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Ростов-на-Дону шәһәрендә Көньяк Сабан Туенда катнашты
Данис Шакиров Ростов-на-Дону шәһәрендә Көньяк Сабан Туенда катнашты

Данис Шакиров Ростов-на-Дону шәһәрендә Көньяк Сабан Туенда катнашты

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Ростов өлкәсенә эш сәфәре кысаларында, «II Көньяк Сабантуе-2021»  милли-мәдәни бәйрәмендә катнашты. Чара Ростов-на-Дону шәһәренең “Левобережный” паркында узды.

Данис Шакиров кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде һәм котлау сүзләрен җиткерде. Шулай ук Башкарма комитет җиткәчесе Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Бәйрәм кунакларына котлау сүзе белән Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев мөрәҗәгать итте. Бәйрәмнең дәрәҗәле кунаклары арасында шулай ук Ростов-на-Дону шәһәре администрациясе башлыгы Алексей Логвиненко, Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, Көньяк федераль округ делегациясе һәм Россиянең башка төбәкләре вәкилләре бар иде.

Милли бәйрәм Татарстан Республикасы һәм Ростов-на-Дону шәһәре фольклор ансамбльләре башкаруындагы җырлар һәм биюләр белән дәвам итте. Шулай ук бәйрәм ахырында Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*