tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Кулаткыда әдәбият сөючеләр бергә очрашты
Иске Кулаткыда әдәбият сөючеләр бергә очрашты

Иске Кулаткыда әдәбият сөючеләр бергә очрашты

16 мартта Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районынының «Күмәк көч» газетасы редакциясендә 21 мартта билгеләнүче Бөтендөнья шигърият көне алдыннан танылган җирле шагыйрьләр, шигырь сөючеләр, татар телен яратучы, төрле конкурсларда катнашучы мәктәп укучылары һәм татар теле укытучылары катнашында матур әдәби очрашу булып үтте.

Район газетасының баш редакторы Сабира Әдиповна Абитова кунакларны сәламләп, әлеге очрашуларның киләчәктә дә дәвамлы булуын һәм яшь буында туган телебезгә мәхәббәт һәм кызыксыну уятуда ролен билгеләде.

–  Элек елларда “Күмәк көч” район газетасы редакциясе каршында ”Кулаткы чаткылары” дигән әдәби берләшмә эшләп килгән. Анда тәҗрибәле авторлар үзләренең яңа әсәрләрен тәкъдим итеп кенә калмыйча, яшь каләм тибрәтүчеләргә дә шигырь язу алымнарын күрсәткәннәр, тәҗрибә ураклашканнар. Һәм газета битләрендә дә аларның әсәрләре даими дөнья күргән. Элек заманнарда редакциядә күпләп иҗат кешеләре эшләгәндә, шундый очрашулар еш оештырыла булган. Менә хәзер дә “Күмәк көч” газетасы редакциясе бу матур традицияне яңартып,  яңа талантлар эзләргә һәм алар белән элемтәне ныгытып,  иҗат җимешләрен газета битләрендә бастырып,  халыкка танытырга тели.  Һәм, үз чиратыбызда, без  райондашларыбызда,  бигрәк тә үсеп килүче буында туган телебезгә, татар әдәбиятына  мәхәббәт тудыруга омтылабыз.

Бүгенге очрашу Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең җирле бүлекчәсе белән берлектә оештырылды. Автономия рәисе Лилия Фуатовна Богданова телефон аша әлеге мөһим чараның уңышлы үтүен теләде һәм районыбызда татар әдәбиятын, шигъриятне үстерүгә, гомумән, телебезне, мәдәниятебезне, милләтебезне саклап калуга үзләренең иҗатлары белән өлеш кертүче җирле авторларыбызга рәхмәтләрен юллады.

– Шигърият сөюче хөрмәтле кунакларыбыз, сезне чын күңелдән шигърият көне белән котлыйбыз һәм бүгенге аралашуны ачык итеп белдерәбез, –  дип чыгыш ясады  газетаның баш редакторы С.Ә. Абитова.

Беренче булып сүзне Россия журналистлар Союзы, Татарстан Республикасының язучылар  Берлеге әгъзасы, Ульяновск өлкәсенең  Атказанган   массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре, «Юл чатында уйланулар» һәм  «Көлке куа, шигырь туа» исемле китаплар авторы, редакциядә 40 елдан артык  намуслы  хезмәт итүче Рөстәм Исмәгыйлович Арифуллин алды.

– Бүгенге очрашуда катнашуыма мин бик шат. Чөнки биредә иҗатташларым белән бергә күрешеп аралашу  үзе бер зур вакыйга. IV сыйныфта укыганда «Күмәк көч» район  газетасының битләрендә минем беренче шигырем бастырылган иде. Мин моңа бик куандым һәм горурландым. Ул елларда газетада язмаңны бастыру бик авторитетлы иде, газетаны һәрбер өйдә көтеп ала, районда талантлы  шигырь язучылар да күп иде. Якташыбыз, район тормышын үстерүгә зур өлеш кертүче Э.Ә. Ганеевка «Юл чатында уйланулар» китабымны бастыруда матди ярдәм күрсәткәне өчен мин бик рәхмәтле.

Даими рәвештә  Казанның төрле газета-журналларында юмористик әсәрләрем, шигырьләрем бастырылып килә. Дәүләт тарафыннан карусыз хезмәтем югары бәяләнүгә дә мин бик шатланам, – дип билгеләде ул.

Районда, өлкәдә танылган язучы, Россия журналистлар Союзы әгъзасы, озак еллар «Күмәк көч» район газетасында хезмәт итеп, үткен каләме белән мөһим темаларны күтәргән, халык ихтирамын яулаган шәхес, берничә китап авторы Кадыйр Ахмеров та чыгышында  елдан-ел татар теленә игътибар, кызыксыну кимүе турында борчылып сөйләде.

– Хәзерге вакытта балалар да күпчелеге рус  телендә аралаша. Татар телендә әсәрләр алып уку әле популяр түгел. Балалар  хәзер  татар телендә укырга авырсына. Бу инде милләтебезнең бөтенләйгә юкка чыгуына китерергә мөмкин. Мәктәпләр җирле шагыйрьләр белән  укучыларны ешрак очраштырган очракта,  яшь буында әдәбиятка кызыксыну уятып булыр иде. Мондый очрашуларны редакциядә елына бер тапкыр түгел, ә инде һәр квартал үткәрү кирәк, – дип билгеләде. К.А. Ахмеров.

Озак еллар Урта Терешка урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты буенча белем бирүче, хезмәт казанышлары белән районда танылган укытучы  Гөлсинә Шәфиулловна  Измайлова да чарада катнашып, уй-фикерләре белән уртаклашты.

–  Хәзерге вакытта  туган телне саклап калу  мәсьәләсе  кискенләшә  бара. Элек елларда татар теле һәм әдәбияты дәресләре атнасына биш тапкыр булса, хәзер инде укучыларга атнасына ике тапкыр гына факультатив рәвешендә  керә. Бу инде туган телне  тирәнтен өйрәнү өчен  бик аз. Шуңа күрә без татар телен сөюче балалар белән дәрестән тыш калып, шөгыльләнәбез. Мәктәбебез каршында минем җитәкчелегемдә «Елмай» театры уңышлы гына  эшләп килә. Тамашачылар һәр чарада әлеге театр әгъзаларының чыгышын көтеп ала. Балалар арасында татар телен сөюче, белергә теләүче сәләтле укучылар бар әле. Алар төрле иҗади конкурсларда, бәйгеләрдә катнашып, премияләр, Дипломнар белән билгеләнәләр. Мәсәлән бүген биредә утыручы Урта Терешка урта мәктәбенең X cыйныф укучылары татар теле һәм әдәбияты  буенча  олимпиада  җиңүчеләре – Алсу Хамзина һәм Алсу Абдрәхимова  шундыйлардан. Алсу Абдрәхимова  хәтта  региональ этапта җиңү яулап, Казанга кадәр барды,  – дип чыгыш ясады  укытучы.

Бар гомерен медицина тармагында намуслы хезмәт итүгә  багышлаган Гөлсем Рәхимҗановна Асанова да газета белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә яши. Аның  йөрәкләргә үтеп керерлек шигырьләре газетада даими бастырылып килә. Ул да кунакларга үзенең иҗатка килүе турында сөйләде.

– Мин тик торганда шигырь яза алмыйм. Моның өчен  ниндидер этәргеч  булырга тиеш. Мин өйдә тыныч шартлар булган очракта, уйланып китәм дә шигырь юллары килеп чыга. Тормышымда ниндидер хәл булгач та, уй-кичерешләремне,   борчылу хисләремне шигырьләр аша чагылдырам. Аеруча  Украина җирендә батырларча һәлак булган якташларыбыз турында шигырьләр  язганда күңелләрем тулды, бөтен ил белән уртак хәсрәтне мин дә җаным аша үткәрдем.

Ә инде яшь буынга күбрәк татар әдәбиятын укырга, әти-әниләр, дуслар белән татар телендә аралашырга тәкъдим итәр идем. Редакция коллективына мине якын күреп, әлеге чарага чакыруыгыз өчен редакция коллективына олы рәхмәтемне белдерәм, – дип сөйләде Гөлсем Асанова.

Вязовый Гай авылында гомер итүче, авыл хуҗалыгы тармагында, төрле җитәкче урыннарда хезмәт иткән,  газетаның якын дусты,  авыл тарихын язучы, «Авылым – яшәү бишеге» китабы авторы Мөнир Борһанович Вәльшин да олы яшьтә булуына карамастан әдәби очрашуга килеп,  кунаклар белән аралашты.

– Мин туган авылым тарихын чагылдыруыма бик куанам. Чөнки  китап – ул беркайчан да онытылмый да, искерми дә, тарихи документ булып сакланачак.  Озак еллар дәвамында «Күмәк көч» район газетасы белән тыгыз элемтәдә булып, еш кына  язмаларым  газета битләрендә дөнья күрде. Бүген дә редакция хезмәткәрләренә мине онытмыйча, әлеге мөһим чарага чакырганнары  өчен рәхмәтләремне белдерәм.   Райондашларның да  минем иҗатымны хуплап, ихтирам иткәннәре өчен бик сөенәм, – диде хөрмәтле кунак.

Яшь, сәләтле язучы, Урта Терешка урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, күпкырлы талант иясе  Галия Сәитовна Гиматдинова да  әдәби очрашуда актив катнашты.

–  Мин кече яшьтән ук татар әдәбиятын укырга ярата идем. Туган телгә мәхәббәтне татар теле һәм әдәбияты  укытучысы Зөлфия Хәсәнова уятты. Һәрвакыт аның дәресләрен көтеп ала идем. Дәресне эчтәлекле алып баруы, матур итеп сөйләвенә сокланып, аның үрнәгендә туган теле укытучысы булу теләге көн-көн арта барды. Шулай ук мәктәбебездә  өлкән пионервожатый булучы Флера Абитовага да мин бик рәхмәтле. Ул минем туган телдә матур итеп сөйләвемне үстерде, сәхнәгә чыгарды һәм чараларны ничек  дөрес итеп алып барырга, сценарийлар язарга өйрәтте. Бүген дә мин аны хөрмәт итәм  һәм күргән саен  рәхмәтләремне белдерәм.

Минем шигырьләрем дә үзеннән-үзе килеп чыга һәм дәфтәр  битенә агыла башлый. Мәсәлән, машина руле артында уйланып барганда,  килеп чыккан шигырь юлларын тиз генә телефон диктофонына яздырам. Күңел күтәренкелеге булганда, иҗат җимеше бик тиз туа. Хәзер инде  тормыш мәшәкатьләре белән азрак языла. Бүген дә мин әлеге очрашуга җыентыгымны алып килдем, газетага бастырырга яраклы шигырьләрем булса, мин бик шат. Туган телне яратучы, грамоталы балалар бар, аларны бары тик  үстерергә, җәлеп итәргә генә кирәк. Мондый очрашуны район күләмендә үткәрү бик әйбәт булыр иде,  – диде Галия Сәитовна.

Очрашу барышында җирле язучыларыбыз үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр. Шулай ук биредә катнашучылар туган телебезне, гореф-гадәтләрне ничек саклап калырга һәм яшь буынга сеңдерергә дигән сорауга да үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.

Җылы атмосферада үткән чара  чәй табыннары артында дәвам итте. Бергәләп истәлеккә фотога төшеп, редакция исеменнән кунакларга бүләкләр тапшырылды. Чарада катнашучылар редакция коллективына әдәби очрашу, җылы атмосфера өчен рәхмәтләр белдерде.

Әлфия Яфарова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*