tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буада татар кызын сайладылар
Буада татар кызын сайладылар

Буада татар кызын сайладылар

22 март көнне Буа шәһәренең мәдәни үсеш үзәгендә “Татар кызы-2023” бәйгесе узды. Анда катнашырга 7 кыз гариза тапшырган. Сынаулар нәкь менә татар хатын-кызларына хас булган сыйфатларны күрсәтерлек итеп сайланган иде. Бәйгенең буеннан-буена кызларның туган телләрен белүләре, милли гореф- гадәтләр, районыбызның иҗат кешеләре белән таныш булулары тикшерелде.

Кызлар өй токмачы кисү буенча да осталыкларын күрсәтте. “Ак калфак” оешмабызның беренче җитәкчесе Гөлнур Айзетуллова рәислегендә эшләгән жюри төркеменә “Татар кызы”н сайлап алу җинелләрдән булмады.

Нәтиҗәдә, Буа ветеринария техникумы студенты Айгөл Садыйкова җинүче дип игьлан ителде. Конкурсантларның һәрберсе район башлыгы Ранис Камәртдинов имзалаган дипломнар белән бүләкләнде. Кызларга татар мәдәниятен, гореф-гадәтләребезне үстерүгә, саклауга өлеш керткәннәре өчен “Бөтендөнья татар конгрессы”ның Буа муниципаль районы җирле бүлекчәсе исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды.

Буа районы “Ак калфак” оешмасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*