tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Кулаткыда “Фольклор кичәсе” үтте
Иске Кулаткыда “Фольклор кичәсе” үтте

Иске Кулаткыда “Фольклор кичәсе” үтте

27 нче апрель көнне Россия Герое Рәфәгать Хәбибуллин исемен йөрткән Иске Кулаткы 2 нче санлы урта мәктәбендә Туган тел атналыгы кысаларында “Фольклор кичәсе” үтте.

Кичәгә әзерлек барышында укучылар татар халык авыз иҗаты белән таныштылар: такмаклар, җырлар, тизәйткечләр, санамышлар, алдавычлар, татар халык уеннарын һ.б. өйрәнделәр. Укучылар үзләренең чыгышларында татар балаларының эштә дә, күңел ачуда да сынатмыйча яшәвен, хезмәт сөючәнлекләрен һәм ял итә дә белүләрен күрсәттеләр.

Ульян өлкәсе Иске Кулаткы районы “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Әлфия Заитова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*