tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Изге гамәлләр кылыйк
Изге гамәлләр кылыйк

Изге гамәлләр кылыйк

Рамазан Шәриф аенда һәр мөселманның  изге бурычы – ураза тоту. Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте белән көндәлек ифтарлар үткәрү дә ислам динендә булганнарның мөһим бурычыдыр.

Менә берничә ел рәттән химиклар шәһәрендә шушы изге ай уңаеннан ифтарлар оештыру эшен Северный поселогы мәчете имам-хатибы Рамил хәзрәт Надюков алып бара. Агымдагы ел да чыгарма булмады һәм аның кул астында җирле татар милли-мәдәни автономиясенең актив хатын-кызлары ураза тотучылар өчен мулдан табын корды, аш-су әзерләде. Ай дәвамында һәр көн диярлек Дзержинск Җәмигъ мәчете йөздән артык кешене каршы алды. Сыйланучылар арасында Мулино һәм 34нче аерым Шумиловск махсус бригада хәрби частьләрендә хезмәт үтүче 54 мөселман егете дә бар иде.

Минем игътибарымны шушы өстәлләрне кору чыгымнарын каплау һәм ураза тотучыларны ашатырга әзер булган кешеләрнең бихисап булуы җәлеп итте. Алар арасында гади кешеләр дә, депутатлар да, меценатлар да, эре холдинг  җитәкчеләре дә бар.

Шәхсән мин ифтарга ризык әзерләгән хатын-кызлар сафында булу бәхетенә ирештем. Көн саен безнең 11 кешедән торган төркемебез бар осталыгыбызны, җаныбызны, мәхәббәтебезне шушы саваплы эшкә багышладык. Зур көч һәм тырышлык таләп иткән эштә Зөһрә ханым Абдулинаны билгеләп үтәр идем. Ул көнүзәк мәсьәләләрне бик тиз һәм җиңел хәл итте, аның төпле фикер йөртүе, акыллы киңәшле, саф җанлы һәм оптимистик рухлы булуы безгә алга барырга көч бирде.

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән киләсе Рамазан аен каршыларга, изге гамәлләр кылырга насыйп булсын.

Эльвира НЕВМЯНОВА.

Дзержинск.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*