«Хәтерләүдән курыкмыйк без!
Үткәннәрне онытмыйк без.
Белик ерак бабаларның,
Ничек итеп көн иткәнен…
Ни иккәнен, ни чиккәнен,
Нинди җырлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен…
«Үткәнен белмәгәннең — киләчәге юк» — ди халык. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга истәлек булып калган йолаларны хәтердә калдыру, җыр-биюләр һәм уеннар аша, кул эшләре аша татар халкының үткәне белән таныштыру максатыннан, Иске Усман авылының социаль реабилитация булегендә “Ак калфак” татар хатын-кызлар активлары белән берлектә “Әбиемнен серле сандыгы” дип исемләнгән чара булып үтте.
Әлек-электән үк татар гаиләсендә кызларны иҗади шәхес итеп тәрбияләргә тырышканнар. Барлык хатын-кызлар дип әйтерлек чигү эшен белгән. Матурлыкны күрә белергә генә түгел, аны тудыра белергә дә өйрәткәннәр. Бүгенгесе көндә бу эшләрне торгызу, саклап калу, киләчәк буынга тапшыру ниятеннән “Ак калфак”лы ханымнар бу хәзинәне саклауны үз алларына максат итеп куйдылар… Кыскасы, сандыкның бушавыннан куркалар алар!
Әбиемнең күңел сандыгы!
Нинди серләр саклый икән ул?
Гомер буе җыйган хәзинәме,
Әллә инде күңел бизәгеме,
Нинди серләр саклый икән ул?
Әбиемнең күңел сандыгын
Бер ачасы иде, ачасы…
Әби-бабам белгән йолаларны,
Халкыбызның күңел җәүһәрләрен
Эх, беләсе иде, беләсе…
Әбиемнең матур сандыгы
Кызыктыра инде күптәннән.
Ач, әбием, безгә күңелеңне,
Нинди серләр саклый икән ул? – дип матур сүзләр белән чараны башлап җибәрде Зөлфия ханым. Өй эченә милли ризыклар тулы өстәл, чиккән мендәрле сәке һәм иң түрдә – серле сандык, берсеннән-берсе матур чигелгән сөлгеләр ямь биреп тора иде.
Әй! Элеккеге өйнең матурлыгына кем генә сокланмас. Сандык ябык! Күрәсе иде бит, ниләр сакланып калган соң? Юк, тиз генә ачылмый икән лә! Катнашучыларның күңел хәзинәсен белергә кирәк икән бит. Татар хатын-кызларының, ир-атларының милли киемнәрен, мәкаль-әйтемнәребезне, санамышларны, кисәтүләрне кабат искә төшергәч кенә ачылды сандык.
Аннан бер-бер артлы Венера белән Гөлшат апаның чиккән кулъяулыклары, әбиләре чиккән сөлге-ашъяулыклар, Мәдинә апайның әнисе эшләгән караватка шагасы, Әфидә апайның әнисе суккан палас, Гөлсинә апайның кияүгә чыкканда кигән күлмәге, Әлфия апайның әтисенең тубәтәе, бәйрәмнәрдә генә киелгән калфагы, Фидания апайның, сәхнәдә биер өчен дип әтисе үреп биргән, юкә чабатасы чыкты. Күпме хатирәләр яңарды…
Әбиебезнең сандыгы чыннан да серле икән бит! Аны ачкан саен яңалык белә тордык, ханымнар үзләренең яшь чаклары, әби-бабайлары, әти-әниләре турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар, матур теләкләр теләделәр.
Милли киемнәр дә, читек-күлмәкләр тарихы да сөйләнде биредә. Юк, буш түгел. Шыплап тулган сандык!
“Йөзек салыш”, «Капкалы», «Кульяулык» уеннары да искә төште. Чара азагында милли табын артында апалар пешергән чәк-чәк, кош теле, коймак, жәймә белән хуш исле чәй эчелде. Әбиемнең сандык серләрен сөйли-сөйли күпме чәй эчелгәндер.
Таралышыр вакыт та җитте…
Ничек кенә өйгә кайтасы,
Кайтасы да килми бит.
Үткәннәрдә килә каласы!
Әбиемнең серле сандыгыннан,
Килә һаман җылы аласы!
“Күңел сандыкларыбыз саекмасын, һәрчак тулыланып, баеп торсын!” — дигән теләкләр белән алып баручы чараны йомгаклады.
Халкыбызның тарихына кызыксыну уяту, элекке чорның матурлыгын күрсәтү; җырлы-биюле уеннарны, гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны, мәкаль-әйтемнәребезне кабат искә төшерү ягыннан бу чара бик әһәмиятле.
Иске Усман социаль реабилитация булеге хезмәткәре Зөлфия ХИСАМЕТДИНОВА.
Чыганак: samtatnews.ru