tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Барнаул укучыларының тозлы камырдан ясаган эшләреннән күргәзмә оештырылган
Барнаул укучыларының тозлы камырдан ясаган эшләреннән күргәзмә оештырылган

Барнаул укучыларының тозлы камырдан ясаган эшләреннән күргәзмә оештырылган

Барнаул шәһәре татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе «Карлыгаш» (»Карлыгач») иҗади берләшмәсенең тозлы камырдан ясаган эшләре күргәзмәсен оештырган. Күргәзмә Фәнни шәһәрчекнең мәдәният сарае базасында узган. Бу хакта Алтай краеның милли-мәдәни берләшмәләр ассоциациясе хәбәр итә.

Күргәзмәдә 5 ел дәвамында бу һөнәргә өйрәнгән 22 чыгарылыш укучысының эшләре тәкъдим ителгән.

«Берләшмә «Карлыгач» исемен йөрткәнгә, күрәсең, күргәзмәдә тозлы камырдан ясалган карлыгач оялары күп иде. Балалар үз куллары белән кошлар, киек җәнлекләр һәм йорт хайваннарын, чәчәкләр, таулы Алтай күренешләрен, һәм, әлбәттә, Татарстан символы — барсны ясаганнар. Фәнни шәһәрчекнең искиткеч күргәзмәсе — «Карлыгач»ның күмәк иҗаты нәтиҗәсе», — дип яза чыганак.

Күргәзмәнең төп экспонатлары исә — Россия, Татарстан һәм Алтай төбәге флаглары.

Күргәзмә Алтай крае хөкүмәте субсидиясе ярдәме белән оештырылган.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*