tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан бәйрәм чараларына старт бирелә
Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан бәйрәм чараларына старт бирелә

Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан бәйрәм чараларына старт бирелә

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Дини оешмаларның эшчәнлеген координацияләү Советы (алга таба – Совет) утырышы узды. ZOOM платформасы аша узган чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Совет рәисе Рәфыйк Мөхәммәтшин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе киңәшчесе Ринат Закиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев, Татарстан Республикасының Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин катнаштылар.

Көн тәртибендә агымдагы елның 3-5 июнь көннәрендә узачак XI “Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрү торды.

“Узган ел пандемия сәбәпле Форумны оештыра алмадык. Бүгенге көндә чараны үткәрү буенча чикләүләр юк”, – диде Милли Шура рәисе.

Билгеле булганча, 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100-еллыгы бәйрәм ителә. Васил Шәйхразыев белдергәнчә, Форум кысаларында әлеге датаны бәйрәм итүгә старт биреләчәк.

Утырыш барышында Совет әгъзалары Форумны оештыру буенча фикерләре белән уртаклаштылар. Совет рәисе Рафыйк Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, бүген Форум секцияләре исемлеген билгеләү мәсьәләсе аеруча мөһим тора. “Төп проблемаларның берсе – социаль челтәрләрдә эшләү. Мәчеткә үзләрен мөселман дип санаучы яшьләрнең 50 проценты гына йөри. Шуңа күрә безгә яшьләр мәйданчыкларына ориентлашырга кирәк”, – диде спикер.

“Форумның традицион темасы – дини оешмаларда татар телен куллану. Быел бу тема аеруча актуальләшә”, – дип өстәде Рафик хәзрәт.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*