tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада «Китапханәдә төн» акциясе узачак
Түбән Камада «Китапханәдә төн» акциясе узачак

Түбән Камада «Китапханәдә төн» акциясе узачак

Түбән Кама 23 апрельдә «Китапханәдә төн -2021» бөтенроссия акциясенә кушыла. Акция үткәрелә башлауга быел 10 ел тула.

Быел әлеге чара «Заман» уку һәм аралашу үзәгендә, шәһәрнең үзәк китапханәләрендә уза.

Программа алты яшьтән өлкәнрәкләр өчен төзелгән, Миша һәм Маша исемле мультфильм геройлары белән бергә кунаклар интеллектуаль уеннарда катнашачак, экспериментлар ясаячак, фокуслар күрсәтәчәк.

Өлкәнрәк балаларга да күңелсез булмаячак: алар робототехника, космонавтика серләренә төшенә алачак. Шулай ук «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенында, брейн-рингта, төрле биюләрдә катнашып булачак.

tat.e-nkama.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*