Бүген, 29 октябрьдә Казан кремленең Эрмитаж үзәгендә “Исмәгыйль Гаспринский мирасы һәм төрки дөнья” исемендәге фәнни-гамәли конференция үз эшен башлап җибәрде. Билгеле булганча, ЮНЕСКО 2014 нче елны “Гаспринский елы” буларак игълан итте, шулай ук бу елда аның вафатына 100 ел тулды.
Җыенда чыгыш ясаучыларның барсы да аның гомум татар тарихында иң зур урын биләп торган шәхес булуын ассызыкладылар. Алар билгеләвенчә, Гаспринский хезмәтләре бүген дә үзенең мөһимлеген югалтмый, ул барлык төрки халыкларны уртак тел аша берләштерү гамәлен тормышка ашыра башлый, әмма совет дәверендә төрки телләрне төрле диалектлар дәрәҗәсендә өйрәнә башлау белән алар арасына таркаулык кертелә. Рафаил Хәкимов әйтүенчә, бүгенге көндә рус һәм инглиз телләрен өйрәнү мөһим, әмма шуның белән бергә татар телен белгән кешегә бар төрки дөньяга капка ачыла. Гаспринский нигез салган җәдитчелек – бүгенге көндә ислам тирәсендә барган кискен мәсьәләләрнең күбесен чишүгә юлны күрсәтә, шунлыктан Гаспралының хезмәтләрен тирәнтен өйрәнү мөһим.
Индус Таһиров билгеләвенчә, И.Гаспринский үз халкын чиксез ярата иде, юкка гына түгел аны милләттәшләре үз чорында “Нобель премиясенә” тәкъдим иткәннәр иде. Ул үз халкына дөрес диагноз куеп, үз халкын саклап кала алды, дип билгеләде академик. Аның сүзләренчә, И.Гаспринский “төрки телләр берлеге халык берлегенә китерәчәк” дигән гыйбарәне тормышта исбатлый алды.
Шулай ук бүгеннән Кол Шәриф мәчетенең “Ислам музеенда” И.Гаспринскийга багышланган күргәзмә дә үз эшен башлап җибәрде.
Астагы рәсемнәрдә конференциядән һәм күргәзмәдән рәсемнәр.
Ренат Вәлиуллин