tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мәдәни җомга” газеты меңенче санын алыштырырга тора
“Мәдәни җомга” газеты меңенче санын алыштырырга тора

“Мәдәни җомга” газеты меңенче санын алыштырырга тора

31 октябрь көнне “Мәдәни җомга” газетасының 1000нче саны дөнья күрәчәк. Бөтендөнья татар конгрессы сайтында эшләүчеләр редакцияне һәм газетаның тугърылыклы укучыларын бу матур сан белән чын күңелдән котлый һәм озын иҗади гомер тели!

“Татар Википедия”сеннән белешмә:

«Мәдәни Җомга» газетасы — Казанда татар телендә чыгучы газета. Татар халкының мәдәнияте, сәнгате, әдәбияты мәсьәләләренә багышланган атналык газетасы.

«Мәдәни җомга» гәзите ТР Министрлар Кабинетының 1995 елның 4 маенда карары нигезендә оештырылды. Басманы гамәлгә куючылар – ТР Мәгълүмат һәм матбугат, Мәдәният министрлыклары. Беренче һәм алыштыргысыз баш мөхәррире — татар шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Зиннур Мансуров. 2005 елдан соң ТР “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгы һәм ТР Мәдәният министрлыгы химаясендә чыгарылды, ә 2008 елдан – “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы хәленә төшерелә. Гәзит А3 форматындагы 24 биттән тора, атнаның җомга көннәрендә чыга.

«Мәдәни җомга» — халыкның рухи дөньясын, мәдәни тормышын үзәккә алып яктыртучы махсус басма. Аның сәхифәләрендә әдәбият һәм сәнгать, тарих, фән, мәгариф, тел, әхлак-тәрбия, дин мәсьәләләре күтәрелә, атнаның мөһим вакыйгаларына күзәтү ясала, танылган язучылар, журналистлар, галимнәр, композиторлар, рәссамнар, артистларыбызның чыгышлары тәкъдим ителә, мавыгып укырлык проза һәм шигърият әсәрләре, шулай ук көлке бите бирелә, гыйбрәтле хатлар, сорау-җаваплар һәм файдалы киңәшләр, дөньядагы кызыклы хәлләр турында язмалар басылып килә.

«Мәдәни җомга» гәзите һәр айның ахыргы атнасында дүрт сәхифәле «И Туган тел…» кушымтасы белән чыга. Аның дөнья күргән саннары инде 200 дән артып китте. Кушымтада телебезнең үткәне һәм бүгенгесенә кагылышлы төрледән-төрле көнүзәк мәсьәләләр кузгатыла, аның киләчәге күпьяклы кайгыртучанлык үзәгенә куела. «И Туган тел…»дә урын алган материаллар галимнәр, мәктәп һәм гимназияләр укытучылары, студентлар, аспирантлар эшчәнлегенә ярдәм итәрлек бай чыганак буларак та файдаланыла.

Фото: Шамил Абдюшев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*