10 июльдә Истанбулда Польша татарлары тарихы белән бәйле күргәзмә ачылды. Ул Польшаның Истанбулдагы консуллыгы һәм Төрек вә ислам әсәрләре музее белән уртак оештырылган. “Польша мөселманннары – татарларның милли традицияләре һәм бүгенгесе” дип аталган күргәзмә шәһәр мәркәзендә, Солтанәхмәт мәйданындагы Төрек һәм ислам әсәрләре музеенда тәкъдим ителә.
Рушания Алтай, Истанбул