tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россиядәге татар теле укытучылары сөйли: “Ата-аналар татар телен өйрәтүне сорый. Монда ишеткәннәргә шаккаттым”
Россиядәге татар теле укытучылары сөйли: “Ата-аналар татар телен өйрәтүне сорый. Монда ишеткәннәргә шаккаттым”

Россиядәге татар теле укытучылары сөйли: “Ата-аналар татар телен өйрәтүне сорый. Монда ишеткәннәргә шаккаттым”

Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VII Бөтенроссия съездында   Мари Эл республикасының Бәрәңге районыннан 30 ел укытучы булып хезмәт итүче мөгаллим Әлфия Фәйзрахманова да катнашты. Ул Мари Эль республикасында яшәүче милләттәшләребезнең чын татар тормышы белән яшәүләре, татар теленең киләчәге барлыгына өметләнүе турында сөйләде.

“Үзем Мари Эл республикасының Портянур дигән чиста татар авылыннан. Бездә башка фәннәр рус телендә укытылса да, бөтен чаралар татар телендә. Татар теле атнага өч сәгать укытыла. Татарстанда татар теле дәресләрен кыскарталар икән сүзләр чыккач та, бездә андый бер хәбәр дә булмады. Ата-аналар татар теле өйрәтүне сорый, дәресләр булсын дип тора. Авылда да, мәдәният йортында да без гел татарча гына сөйләшәбез. Аңа карамастан рус телен дә яхшы беләләр алар. Шаккатып карап торабыз инде монда ишеткән хәлләргә.

Татар булган җирдә татар теле бетмәячәк. Безнең балалар туган телләрендә сөйләшә белә, алар үз балаларын өйрәтәчәкләр, мин моңа 100 процент ышанам. Әлегә хәтле әби-бабайлар татар телен, гореф – гадәтләрен саклар өчен мари урманнарына качканнар. Шуннан бирле татар теле безгә килеп җиткән бит. Без дә саклап калабыз аны, балалар да саклап калыр дип ышанабыз. Татар теле дәресләрен бетермәсеннәр иде”,- дигән теләкләрен җиткерде  Мари Эл республикасының Бәрәңге районында татар теле һәм әдәбияты укытучысы, мөгаллим Әлфия Фәйзрахманова.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*