tatruen
Баш бит / Яңалыклар / IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены: танышырга, аралашырга дип киләбез
IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены: танышырга, аралашырга дип киләбез

IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены: танышырга, аралашырга дип киләбез

IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары нинди уй-фикерләр белән киләләр, Бөтендөнья татар конгрессы сайты берничәсе белән сөйләшеп алды.

Азат Мирсәетов Башкорстандагы Туймазы районы данлыклы Тукай авылыннан килгән. Бизнесы күпъяклыһәм күпкырлы икән. Хәтта шәһәрдә стоматологик кабинеты да бар. Шулай да төп эше – ат тоту. Аның хуҗалыгында малкайларны ит өчен дә, кымыз өчен дә тоталар. “Туймазыдан без икәү булырга тиеш. Ул кеше әле, күрәсең, юлда. Әлегә күренми. Конгресс чараларына беренче килүем түгел, ә менә авыл эшмәкәрләре җыенына тәүге килүем. Аралашырга, яңалык тупларга исәбем”, – ди Азат әфәнде.

Вәгыйзь Фәйзуллин һәм Рамил Шафиев Красноярски краеннан. Билгеле булганча, ул якларда татар авыллары шактый күп. Гомер бакый Себердә яшәгән татарлардан тыш, бу якларга 20 гасыр башында Татарстаннан килеп төпләнгән татарларның авыллары да күп. Кызганыч, авылларда эшләүче эшмәкәрләр бу юлы килә алмады, дип сөйләде Красноярски крае татарлары лидеры Вәгыйзь әфәнде, шулай да кечкенә шәһәрләрдә авыл хуҗалыгы белән бәйле эшмәкәрләребезне алып килдек. Аның сүзләренчә, татар авылларындагы халык тик тормый, һәркайсы кечкенә генә булса да эш алып бара. Уңай мисал итеп Вәгыйзь әфәнде Большеулуйский районындагы Елга авылын телгә алды. Биредә эре җитештерү юк, ләкин һәр хуҗалык терлек тота, яшелчә үстерә, иген игә. Милли тормышлары да бик матур. Елга авылында ана телебезне кадерләп саклыйлар, балаларга укыталар. Шушы авыл кызы Казандагы татар теле олимпиадасында катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайткан. Елгадагы Сабантуй да аеруча күңелле уза икән.

Илдус Абдуллин һәм Наил Мусин – Түбән Новгород өлкәсе делегациясе вәкилләре. Илдус әфәнде Уразовка авылында тора, “Татарстан – Нижний Новгород” сәүдә йортын җитәкли. Наил әфәнде Ендовища авылында фермерлык белән көн күрә. “Көрәш” исемле хуҗалыкта 50 баш сыер тоталар. Бу эшкә “Семейная ферма 20 на 50” программасы нигезендә тотынган булганнар. Баштарак, 1994 елдан башлап Наил әфәнде игенчелек белән шөгыльләнгән булса, 2010 елдан үзе җитештергән ашлыкны терлек тотуга юнәлдерүне хуп күрә. Мондый җыенга фермерның беренче катнашуы, башкаларның ничек эшләвен беләсе күрәсе килә аның, шуңа күрә Мамадышка да теләп барачагын белдерде ул.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*