tatruen
Баш бит / Яңалыклар / IX Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция – «Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге укулар» узды
IX Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция – «Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге укулар» узды

IX Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция – «Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге укулар» узды

Бүген, 18 май көнне, «Татар халкы мирасында дини тәгълимат, гыйльми фикер һәм оешу үрнәкләренең заманча вәзгыятьтә тормышка ашырылуы» темасына IX Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция – «Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге укулар» узды. Чара Казан шәһәрендә “Милли тормыш һәм дин” XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы кысаларында үтте.

Биредә «Татар имамнары – шәхесләр, язмышлар, әсәрләр» темасына түгәрәк өстәл оештырылды. Соңрак XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы вәкилләре катнашында пленар утырыш узды.

Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе сәламләде һәм Бөтендөнья татар конгрессының Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медальләрен, Татарстан Республикасында милләтара һәм конфессияра татулыкны ныгытуга зур өлеш кертү, актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Форум катнашучыларын шулай ук ТР Фәннәр Академиясе Президенты Рәфкать Миңнеханов сәламләде һәм Шиһабетдин Мәрҗәни турында доклад укыды. Фәннәр академиясе тарафыннан Мәрҗәни хезмәтләре бастырылып чыгару турында сөйләде.

Чарада шулай ук «Мәдинә» нәшрият йортында чыгучы «Ислам в Российской Федерации» («Россия Федерациясендә Ислам») 12 томлы энциклопедик сүзлеге тәкъдим ителде һәм Россиянең атказанган рәссамы Ләйлә Хәсьянованың «Милләт лидерлары» сериясендә татар халкы тарихында иң тирән эз калдырган шәхесләрнең портретлары күрсәтелде.

«Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге укулар» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе мөфти шәех Равил Гайнетдин хәер-фатыйхасы белән тугызынчы ел рәттән үткәрелә. Максаты – Россия мөселманнарының рухи җәүһәрләрен барлау, мирасыбызны замана шартларында тормышка ашыру һәм халкыбызга хезмәткә кую. Төрле елларда Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород шәһәрләрендә үткәрелгән бу гыйльми җыен икенче ел инде Татарстанның башкаласында «Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы белән бергә узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*